Татарстанда җәмәгать транспортына QR-кодсыз кертми башладылар

«QRодлары булмаганнарга керү тыела». Татарстанда әлеге язу җәмәгать транспорты ишекләрендә дә пәйда булды. Яңа кагыйдәне тиз генә кабул итәргә теләмиләр. Тикшерүчеләрнең дә, тикшертүчеләрнең дә хәле җиңелләрдән түгел. Шәһәр транспортындагы кодлы тормышны «ВТ» хәбәрчесе дә күреп кайтты.

Билгеле булганча, хәзер 18 яше тулганнар җәмәгать транспортында вакцинацияне тулысынча узгач һәм коронавирус белән авырып сихәтләнгәч бирелә торган QR-код яки коронавируска каршы прививка ясатырга ярамаганлыкны раслаучы белешмә (медотвод) булган очракта гына йөри ала. Шәһәр яны һәм шәһәрара транспортта кодны – билетлар сатканда, шәһәр транспортында бусагадан атлап керүгә яки хәрәкәт вакытында тикшерәләр. Әлеге кагыйдә метрода йөрүчеләргә дә кагыла. Аларны да билет алганчы, турникетлар янында тикшерәләр.

Сан

Республика халкының 44 проценты эш урыннарына җәмәгать транспортында бара. Әлеге санны «HeadHunter» сервисы үткәргән сораштыру мәгълүматлары раслый. Бу исә – Россия төбәкләре арасында иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Сораштыруда катнашучыларның яртысы эшкә машинада, ә 15 проценты оешмаларда каралган махсус транспортта килә икән. Һәр унынчы кеше эшкә җәяү йөрүен әйткән.

«Озак эшләп булмас, ахры…»

Автобус тукталышына чыгып басканда, иртәнге сәгать җиде тулып киткән иде инде. Көн дә бер вакытта килә торган троллейбусның уты да күренмәде. Иртәнге сәгатьләрдә җәмәгать транспорты хәрәкәтенең 30 минутка акрынаю турында соңрак укып белдек. «QR-кодлары булмаганнарга керү тыела». Троллейбус ишегендәге әлеге язу күренүгә, тизрәк шул «серле шакмаклар»ымны эзләргә керештем. Бу кабалану юкка була язды: һәр кеше янында өчәр-бишәр минут басып торып тикшерү үткәрүче олы яшьтәге кондуктор, янына үзем килмәсәм, мине, гомумән, игътибарсыз калдырасы иде. Шуннан файдаланыпмы икән, код күрсәтү түгел, билет алмаучылар да юк түгел. Кайберәүләр моңа җиңелчәрәк караса да, мәсьәлә җитди ул үзе. Код тикшерүчеләрне контрольдә тоту өчен Татарстанда махсус мобиль төркемнәр булдырылган. Алар җәмәгать транспортында QR-коды булмаган кешене ачыкласа, тикшерүчегә беркетмә тутырачаклар. Кондукторларның эшен җиңеләйтү максатыннан, шәһәрнең 65 тукталышында QR-кодларны транспорт предприятиеләре хезмәткәрләре тикшерәчәк. Бу хакта Татарстанның АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков хәбәр итте.

Вакцина ясатуымны раслаучы кодны күрсәткәч, кондуктордан аны тикшерү тәртибен сорадым. «Кодларны тикшерү өчен махсус телефоннар өләштеләр. Әллә мин аңлап җиткермим, әллә техникасында җитешсезлекләр бар – тикшерү күп вакытны ала», – диде ул.

Шәһәр буйлап «сәяхәт»емне дәвам итәр өчен, башка маршрут буенча баручы автобуска утырдым. Кеше аз булгангадырмы, бу юлы кодны керә-керешкә сорадылар. Ләкин монда да проблемасыз булмады – код тикшерә торган телефон көйсезләнде. Болай да кәефе шәптән булмаган кондуктор апаңның тәмам ачуы чыкты шуңа. «Безне болай да сүгәргә генә торалар, ни өчендер безне гаеплиләр. Югыйсә без, гомумән, тикшерергә тиеш түгел моны. Көн дә шулай була башласа, озак эшләп булмас, ахры», – дип әйтеп куйды ул. Янымда утырып баручы кыз иркенләп йөртә торган хикмәтле кодны алырга өлгермәгән икән. Билгеле булганча, ике компонентлы прививканың беренчесен генә ясатсаң, җәмәгать транспортында йөрү хокукы бирелми. Ләкин кондуктор кызны куып чыгарырга ашыкмады. «Пассажирларны да кызганам. Ләкин үзәккә җиткәндәрәк чыгуларын үтенмичә булмый – анда тикшерәләр», – диде ул.

Маршрутымны кабат үзгәртеп, тагын бер автобустагы хәлләрне белешергә булдым. Анда исә кондуктор: «Мин бу эш белән шөгыльләнергә тиеш түгел», – дип, кырт кисте.

Ләкин кондукторлар һәм пассажирларның барысы да бер түгел шул. Әйтик, Казанда дүшәмбе көнне төш вакытына җәмәгать транспортыннан 800гә якын кешене төшерергә мәҗбүр булганнар. Ә бер пассажир код күрсәтергә сораган кондукторның йөзенә газ баллоныннан сиптергән. Бу хәбәрне Сергей Темляков та раслады. Сүз уңаеннан, хокук сакчылары мондый очракларның һәрберсен тикшереп барачак.

Дөрес, бу яңалыкны тынычрак кабул итүчеләр дә җитәрлек. «Автобуска утыртмаячакларын белән торып, ник тукталышка чыгарга? Алдан кисәттеләр бит инде. Иң ачуны китергәне: бөтен үчне кондукторлардан алалар. Аларның ни гаебе бар? Хәер, үзе турында уйламаган кеше ник башкалар турында кайгыртсын ул? Мин прививканы әле яз көне үк ясаттым. Шулай буласын белдем.

Сәламәтлек кирелектән мөһимрәк», – ди автобуска керергә чират көткән апаларның берсе.

«Транспорт картамны төзәтсеннәр, башкача түләмим!»

Җәмәгать транспортында башы иң нык буталган кешеләр транспорт картасыннан файдалана алмаучы өлкән пассажирлар булды. Һәрхәлдә, без йөргән маршрутларда шулай иде. Билгеле булганча, 60 яшьтән өлкән пассажирларның QR-коды яисә медотвод белешмәсе булмаса, аларның транспорт карталары вакытлыча эшләмәячәк. Иртәнге якта бер әбекәй белән сөйләштек. «Өйдә утыра алмыйм мин. Балаларым янына барырга кирәк. Хәзер мин шуның өчен үз кесәмнән акча түләргә тиешме?» – диде ул. «Код яисә медотвод белешмәгез юкмыни?» – дип сорагач: «Прививка ясатырга ярамый миңа, ә аны раслаучы кәгазьне һаман бирмиләр. Аптыраган инде», – дип көрсенде. Аннан юл буе үзенең яшьтәше белән «шушы коронавирус дигән зәхмәт»не сүкте.

Җәмәгать транспортында QR-код тикшерү кагыйдәсе беренче булып Татарстанда керде. Шуңа күрә бездәге хәлләрне башкалар да күзәтә. Бу уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтүенчә, яңалыкны керткәндә мәшәкатьләрсез генә булмый.
– Бу очракта Татарстан пандемия фонында һәр төбәккә бирелгән вәкаләтләрдән файдалана. Кешеләр шуны аңласын иде: боларның барысы да аларның сәламәтлеген саклау максатыннан эшләнә, – диде ул.

ВРЕЗКА

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, медицина өлкәсендәге мәгълүмат һәм аналитика үзәгендә җәмәгать транспорты өчен QR-код алу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшләячәк. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сораулар буенча +7 (919) 693-05-43 номерына шалтыратырга мөмкин. Сорауларны 8(843) 291-90-13 номеры аша Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына да юлларга була.

Лилия Гыймазова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү