Буллингка каршы закон

Россиядә дә тормыш планетадагы гомуми вазгыять белән бәйле рәвештә ага, билгеле. Бездә дә, башка илләрдәге кебек үк, проблемалар үзләренә чишелеш көтә. Аларның күпчелеге икътисади хәлнең катлаулануына бәйле. Ашламалар дефициты фонында бу төр товарны базар мөнәсәбәтләре кысасыннан чыгарырга ниятлиләр. 

Тармакны дәүләт үз көйләве астына алырга җыена: бәяләрнең күпме буласын, кая күпме ашлама озатасын чиновниклар хәл итә башлаячак, диләр. Югары технологияләр флагманы булып саналган «Роснано» дефолт бусагасында тора, облигацияләр буенча әҗәтләрен түли алмый, дигән хәбәр дә килеп иреште. Кызыл уылдыкка бәя рекордлы рәвештә күтәрелгән: килосы 5 мең сумга җиткән. Әле ике-өч көн элек кенә газета хәбәрчесенең бер танышы, килосы 4 мең сумнан уылдык алып кайтып бирәм, дип торган иде. 2000 елның октябрендә кызыл уылдык бәясе килога 675 сум булган. Шуннан чагыштырыгыз инде темпларны. Уылдык бирә торган балыкны тоту артуга карамастан, бәя күтәрелә.

Менә мондый икътисади фон социаль киеренкелекне арттыра инде, билгеле. Шөкер, алга киткән Көнбатыш илләреннән аермалы буларак, бездә масштаблы протест юк. Әмма милләтләр белән милләтләр арасында каршылыкны көчәйтергә теләүчеләр җитәрлек. Үзара кешелек мөнәсәбәтләрендә дә кытыршылыклар җитәрлек. Дәүләт Думасы, шул мәсьәләләрне хәл итүе кыен булган проблемага әйләндермәс өчен, профилактик законнар эшләү белән мәшгуль соңгы көннәрдә. Әле менә яңа гына, дүшәмбе иртәсендә, матбугат чараларында җинаятьчеләрнең милләтен атауны тыя торган канун проектының Думага кертелүе хакында хәбәр иттеләр. Проектны Чечня Республикасы парламенты тәкъдим итә. Депутатларның яңа закон проектына мөнәсәбәте әлегә мәгълүм түгел.

Икенче бер канун проекты – уку йортларындагы буллингка (балаларның бер-берсен кимсетүе һәм читкә тибәрүе) каршы закон белән инде депутатларның махсус эш төркеме шөгыльләнә. Укытучыга дәүләт хезмәткәре статусы бирү, конфликтка кергән якларны килештерү белән шөгыльләнүче махсус хезмәт булдыру, дошманлашучы якларның үзара очрашуын булдырмау өчен мәктәптән мәктәпкә күчерү – канун проектында менә шундый чаралар исемлеге бар икән. Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова: «Буллинг темасы соңгы елларда җәмәгатьчелекне дулкынландыра, ә закон юк», – ди. Әлегә мәсьәләнең ачык һәм аңлаешлы чишелешләре күренмәвен дә таный. «Буллингны тыярга» дип язып куеп кына мәсьәлә хәл ителмәвен дә әйтә. Эшкә белгечләрнең зур төркемен җәлеп итәргә ниятлиләр. Проблеманың барлыгын тану – аны хәл итүгә беренче адым инде, билгеле, әмма катлаулы вазгыятьне хәл итәргә тиешле закон ничек килеп чыгар – анысын киләчәктә күрербез, мөгаен.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

Фото: Яндекс.Дзен


Фикер өстәү