Җәмәгать транспортына QR-код белән: Утырт әле, абый!

Җәмәгать транспортына QR-кодсыз кереп булмаганын белмәгән кеше калдымы икән ул? Күпчелек яңа таләпкә әзер иде, моны аңлап кабул итте. Әмма төрле сәбәпләр аркасында кодлы була алмаган кешеләр дә бар бит. Әйтик, вакцинасының икенче дозасын алырга өлгермәгәннәр, прививка кадатырга мөмкинлеге булмаганнар

«Рәхмәт» өчен дә йөртәләр

Безнең халыкның акылына исең китәрлек: теләсә нинди җайсыз вазгыятьтән чыгу юлын эзли һәм таба ул. Әйтик, транспортта «кара шакмак»сыз йөреп булмагач, кешеләр социаль челтәрләрдә берләшеп, эшкә яисә кирәкле урынга илтеп куярлык машиналы юлдашлар эзли башлады. «Телеграм», «Ватсап»тагы чатларга кыска вакыт эчендә меңәрләгән кеше кушылды. Кемдер – бушка, кемдер акчага машинада урын бирергә әзер.

«Телеграм» каналдагы шундый бер аралашу чатына «ВТ» хәбәрчесе дә кушылды. Казан эчендә йөрү өчен булдырылган чатта төркемнең кагыйдәләре билгеләнгән: иң элек кеше үзенең кем икәнен – машина йөртүчеме яисә машина эзләүчеме – күрсәтергә тиеш. Аннан маршрут тәгаенләнә. Башка сорауларга җавапны исә булачак юлдаш белән шәхсән аралашу вакытында табарга мөмкин. Бушкамы, «рәхмәт» сүзенәме – анысын да бергәләп хәл итәсе.

Руслан исемле берәү көн дә иртәнге 8дән Казанның 10 нчы микрорайоны тирәсеннән «Бакчалар» тукталышына кадәр йөри икән. Кол Гали, Бертуган Касыймовлар, Зорге, Даурия урамнарын үтә. Машинасында дүрт урын буш, димәк, дүрт кешене шушы маршрут буенча утыртып йөри ала. Автобус бәясенә, ягъни 35 сумга, ди.

Павел исемлесе исә, Биектаудан Казанга кадәр машина эзлим, дип язган. Көн саен иртәнге 6да китәсе икән. Мондый хезмәт күрсәтүчегә 100 сум акча да түлим дип ышандыра.

Юлдаш эзләүчеләр арасында студент халкы да күп. Алар исә бер якка барасы кешеләргә берләшеп, такси чакыртып яисә «попутчик»ка билгеле бер суммада акча түләргә тәкъдим итә.

Кайбер машина йөртүчеләр аеруча миһербанлы. Әйтик, Ләйсән Башарова исемле бер кыз Гвардия урамыннан Пионерлар урамына кадәр бер урын кирәк дип язган. Бер егет: «Борчылма, мин сиңа такси чакыртам. Кешегә яхшылык эшләргә кирәк», – дигән. Гомумән, чатта күбрәк дустанә мөнәсәбәт рухы сизелә. Уртак бәла берләштерә шул.

Кодсыз танышмыйм!

QR-кодсызлар берләшсә, QR-кодлылар таныша. Чынбарлык шундый хәзер: «кара шакмак»ны мөнәсәбәтләр төзегәндә дә сорыйлар. Бай, чибәр, фатирлы, машиналы, начар гадәтләре булмаган, фәлән төстәге күзле һәм… QR-кодлы. Икенче яртысын эзләүче кешеләр бу таләпнең үтәлүен дә тели хәзер. Танышу сайтларында да халык кодлы һәм кодсызларга бүленде.

Юрист ярдәмчесе булып эшләүче Алинә сөйләвенчә, QR-код системасы кертелгәнче егетләр белән очрашу урыны итеп йә кафе, йә кинотеатр, йә сәүдә үзәген сайлый торган булган. Вазгыять аларның да ишекләрен япты. Алинәнең QR-коды юк әлегә, чөнки вакцинаның икенче дозасын көтә. «Хәзер инде таныша башласаң, берәр кая чакырсалар да, баш тартырга туры килә. Моны сәбәп итеп «өеңә киләм» дип тәкъдим итүчеләр дә бар. Әлбәттә, андыйлар белән аралашуны шундук туктатам. Паркка, шугалакка чакыручылар бар. Бөтен җиргә дә код кирәкми бит әле», – ди ул.

Бер карасаң, мондый бүленеш адекват һәм адекват ук булмаганнарны билгеләргә ярдәм итәчәк. Танышу сайтларында кем генә утырмас бит?


Фикер өстәү