«Без монда барысын да күрәбез». Казанда Татарстанның иң көчле егетләрен ачыкладылар

Көрәшчеләр генә түгел, оештыручылар өчен дә җаваплы бәйге булды бу. Нинди генә авырлыклар булмасын, көрәштән баш тартып булмый, диде алар. Батырларның 7се узган елгы уңышын кабатлады.

Хәрәкәтсез булмый

Инде икенче ел рәттән зур ярышлар алдыннан көрәш җәмәгатьчелеге дулкынланып ала: булырмы бу бәйге, булмасмы? Кызганыч, барысы да милли спорт төрен үз итүчеләр теләгәнчә генә килеп чыкмый. Татарстан чемпионатын, мәсәлән, былтыр Яңа ел бәйрәме алдыннан гына уздырырга туры килде. Быелгысының да язмышы башкача булырга мөмкин иде. Шөкер, узды ул. Казанга 40тан артык команда, 320дән артык көрәшче җыелды. «Бик көттек бу ярышны. Бер уйлаганда, бераз тыйнаклык күрсәтеп, бүгенге вазыгятьне сылтау итеп, эшне оештырмаска сәбәп тә бар иде. Әмма көрәш тормышның үзе кебек гел динамик хәрәкәттә, үсештә булырга тиеш. Андый очрашулар, ярышлар туктала икән, көрәшчеләр тынычланып кала. Спортта киеренкелек кирәк», – диде бәйге башланыр алдыннан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың Көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов.

Кем әйтмешли, тыныч вакытта көрәш буенча зур ярышлар җомга-шимбә көннәрендә уза. Бу юлы бәйге дүшәмбе-сишәмбе булды. Оештыручылар яшереп тормады: бүгенге шартларда халыкның күп җыелмавы хәерле. Әмма ни гаҗәп, тамашачылар саны элеккеге еллардан әллә ни кайтыш булмады. Көрәшне яраткан кеше барыбер йөри милли бәйгеләргә. «Прививкам ясалган, битлегем – кесәмдә. Шуңа күрә куркып тормадым, килдем ярышка. Әлбәттә, сакланырга кирәк. Әмма артыкка китсә, курку барлыкка килә. Бу – үзе авыру инде. Ә мин авырырга теләмим», – диде «ВТ» хәбәрчесенә Казанда яшәүче Мансур абзый.

Ашыккан ашка пешкән

Һәрвакыттагыча, тамашачылар арасында үзләре кайчандыр бил алышуның тәмен татып калган, бүген яшьлеген искә төшереп, «безнекеләр нихәл икән анда» дигән уй белән якташлары өчен җан атып утыручы ир уртасы кешеләр күбрәк иде. Туташлар да аз түгел. Аңлашыла инде, милли көрәшне өзелеп яраткан өчен генә җыелмый алар бирегә. Ни дисәң дә, «Ак барс» көрәш сараена татарның иң асыл егетләре җыелды бу көннәрдә.

Бәйгенең башында ук әнә шул туташларның күңел кылларын тибрәткән, белгечләрне гаҗәпләндергән вакыйгалар аз булмады. Әйтик, быел 65 килолы егетләр арасында көчен сынарга чыккан Раббани Нургалиев, беренче әйләнештә ук оттырып, тамашачылар арасына күчеп утырды. Татар көрәшенең реклама дөньясындагы «йолдыз»ына әверелгән Булат Мусин да шундый язмышка дучар булды. Көндәшлек зур һәм ул ялгышларны кичерми. Ике көн барган ярышта кемнең батыр каласын ахырга кадәр чамалап булмый. Әлбәттә, фараз ясарга була, әмма күп очракта алар тормышка ашмый. Шунысы белән кызык та инде милли спорт төре.

Финал кабатлана

60 килолы егетләр ярышында узган елгы кебек үк чемпион исемен 21 яшьлек Алексей Абрамов яулады. Дөрес, былтыр ул Алексеевск районы өчен бил алышса, быел Лаеш данын яклады. Лаешта көрәшкә игътибар моңарчы булмаган дәрәҗәгә җитте һәм әлеге район командалар ярышында да лидерлар сафына керде. Финалда Алексей Абрамов үзенең якташына әверелгән Шамил Чәвикне көндәше алган өч кисәтү ярдәмендә ота алды. 65 килолы егетләр ярышында да узган елгы чемпион Илназ Миңмуллин батыр булып танылды. Балтач егете хәлиткеч алышта Чистай данын яклаган Илнар Закировтан өстен чыкты. Быелгы финалдагы иң матур очрашуларның берсе булды бу. Егетләр ахырга кадәр көрәште, берсе дә бирешергә теләмәде, әмма батыр исеме берәү генә була.

70 килолы егетләр ярышының финалында Казанның Вахитов районы өчен бил алышучы Ислам Фәлахов әле 20 яшен дә тутырмаган көндәше Рафаэль Билдановка (Әлмәт) бер мөмкинлек тә калдырмады һәм шулай ук икенче ел рәттән чемпион булды. 75 килолы егетләр арасындагы хәлиткеч алышта яшьлек һәм тәҗрибә очрашты: Рафаэль Кәлимуллин белән Ленар Садыйков. Узган ел да шундый ук финал булган иде. Бер генә аермасы бар: былтыр Түбән Кама өчен көрәшкән Рафаэль бу юлы Әлмәт өчен тир түкте. Башта Кәлимуллин җиңеп барды, ул кулын авырттыргач, өстенлек Садыйковка күчте. Әмма Рафаэль барыбер үз дигәненә иреште һәм 22 яшьлек егет икенче ел рәттән чемпион булып танылды.

Узган ел Рафаэль тәүге мәртәбә чемпион булып танылгач, абыйсы Ренас болай дигән иде: «Камиллекнең чиге юк, Рафаэльнең күп нәрсәгә өйрәнәсе, хаталарын төзәтәсе бар әле. Өйгә кайткач сөйләшербез». Еш сөйләшәләр, ахры. Әмма иң үтемлесе – абыйсы күрсәткән үрнәк. Теләче өчен бил алышучы Ренас үзе тыйнакланып тормады, бу юлы да 80 килолылар арасында үзенә тиңнәр юклыгын раслады һәм берничә дистәдән артып киткән җиңүчеләренә чираттагысын өстәде.

Балтачка читләр кирәкми

85 килолы егетләр арасында фаворитлар исемлегендә йөрүче көрәшчеләр аз түгел. Әмма быел җиңү бәхете Кукмарадан Раил Сәлахетдиновка елмайды. Финал алышында ул көндәше Фаяз Зариповка (Теләче) бер балл алырга да мөмкинлек бирмәде. 90 килода Илмир Төхвәтулинның 7:1 исәбе белән отканын ишеткән кеше, җиңү аңа бик җиңел бирелгәндер, дип уйларга мөмкин. Чынлыкта исә алай түгел. Очрашу тәмамланырга 30 секунд калып барганда, 1:1 иде исәп. Әмма ахырга таба Казан егете тәҗрибәсен «кабызды» һәм Әлмәт көрәшчесе Айрат Сәмигуллинга җиңелүен танырга туры килде. Сүз уңаеннан, Илмир, аягын авырттыру сәбәпле, былтыргы ярышларда катнаша алмаган иде. Хәзер исә янә лидерлар сафына керде.

100 килолы егетләр финалында бер үк район көрәшчеләре – Балтач егетләре очрашты. Моңа аерым игътибар итүнең сәбәбе дә бар. Чөнки Балтач –  командага үзләрендә туып-үскән егетләрне генә туплаган сирәк районнарның берсе. Читтән көрәшчеләр чакыру мәсьәләсенә карата фикерләр һәрвакыт төрле булды. Кемдер уңышлы файдалана бу алымны, ә кем өчендер ул вакытлы һәм ахыр чиктә файдасыз чара гына булып кала. Балтач исә өскә таба үз егетләре белән үрмәләргә тырыша. Руслан Рәфыйков белән Рәдис Сәмигуллин арасында узган хәлиткеч алышта исә беренчесе көчлерәк булып чыкты.

Кем ничек күрә бит!

130 килолы егетләр арасындагы ярыш турында кечкенә генә фильм төшереп булыр иде. Көндәшлек башка категорияләрдә дә җитәрлек, әмма Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Радик Сәлаховлар арасындагы алыш беркайчан да тыныч кына тәмамланмый һәм беркемне дә битараф калдырмый. Әлеге авырлык үлчәвендә әле финалга кадәр үк әнә шуңа тиң берничә очрашу була. Бу юлы Нургалиев белән Сәлаховка иртәрәк очрашырга насыйп булды. Әкияттәге кебек бик озак алышты алар. Үзләре дә кызды егетләр, тамашачыны да урыныннан торгыздылар. Ә иң авыры, гадәттәгечә, хөкемдарларга булды. «Без монда барысын да күрәбез, кирәк икән, кабатлап карый алабыз», – дип кисәтте алар. «Юк, өстән яхшырак күренә, белмәгәнне әйтмибез», – дип кырт кисте җанатар халкы. Нишләмәк кирәк, заманасы шундый. Хәзер тамашачының да алышларны телефонына төшереп, яңадан карау мөмкинлеге бар. Җитмәсә, быелгы бәйгене «Ютуб» каналы аша да күрсәтеп бардылар. Тик анда кем ничек күрә бит! Ахыр чиктә Раил 3 кисәтү алды, Радикны исә җиңүче дип таныдылар. «Гаделлек бар ул дөньяда!» – дип кычкырды Сәлахов. Быел кабат туган ягы Теләче өчен бил алыша башлаган Нургалиев исә урынына барып утырды да, сүрелеп бетә алмыйча, кабат хөкемдарлар һәм федерация җитәкчеләре янына килде. Әлеге дә баягы телефон карадылар, әмма һәркем үз фикерендә калды. Кем ничек күрә бит!

Финалда исә Радик Сәлахов Лаеш өчен бил алышырга чыккан Муса Галләмов белән очрашты. Кызганыч, Муса аягын авырттыргач, очрашу вакытыннан алда тәмамланды. Келәмгә чыгарга талпынып караса да, Галләмовка бу адымга бармаска киңәш иттеләр. Ә бит… Хәер, анысы турында бераз соңрак. Чемпион исемен исә янә Радик Сәлахов яулады.

Татарстанның быелгы чемпионаты авырлыгы 130 килодан арткан егетләр арасындагы алыш белән тәмамланды. Бу юлы да чемпион исемен Яшел Үзәннән Фирдүс Зәйнуллин яулады. Финалда ул Чаллыдан Ранис Гыйлаҗетдиновны җиңде. Нәкъ менә Чаллы көрәшчеләре командалар беренчелеген отты да инде. Алардан нибары 0,5 баллга калышып, Лаеш икенче булды. Их, Муса аягын авыттырмаган булса! Әлмәт егетләре өченче урынны алды.

Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республиканың Көрәш федерациясе җитәкчесе:

–  Быелгы бәйге бик матур, зәвыклы булды, тамашачыны үзенә бәйләп торды. Бәхәсләр дә чыкты. Аңлашыла инде, җиңелгән кешенең тиз генә биреләсе килми. Һәркемнең җиңәсе килә. Кызганыч, зал тутырып тамашачы җыя алмадык. Вазгыять тынычлангач, шыплап тутырып килерләр дип өметләнәм. Көрәшле халык – киләчәкле халык. Мине көрәштә массалык борчый. Башлыклары – милләттәшләребез, халыкның күбесе татар була торып, кайбер район командалары бәйгегә килмәде. Бу мәсьәләдә алар белән үзем сөйләшәчәкмен. Йөзләре кызарырлык булсын. Чөнки милләт язмышы милли традицияләр, гореф-гадәтләр һәм тел язмышы бергә үрелеп бара. Бу заманда милләт язмышына болай карарга ярамый. Казанда да көрәшне күтәрәсе бар әле. Казаннан ун команда булса да ярый иде. Чаллыны, Әлмәтне үрнәк итеп куярга була. 80–90 мең кеше яшәгән районнарда да көрәш белән шөгыльләнүчеләр күбрәк булырга тиеш.

Илнар Хөснуллин

Җиңүчеләр исемлеге

60 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Алексей Абрамов (Лаеш)

2 урын – Шамил Чәвик (Лаеш)

3 урын – Динар Миңнебаев (Яңа Чишмә), Раил Вәлиев (Казанның Яңа Савин районы)

 

65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын –  Илназ Миңмуллин (Балтач)

2 урын – Илнар Закиров (Чистай)

3 урын – Искәндәр Мортазин (Әлмәт), Дмитрий Левашев (Чаллының Комсомол районы)

 

70 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Фәләхов Ислам (Казанның Вахитов районы)

2 урын –  Рафаэль Бильданов (Әлмәт)

3 урын – Илназ Димиев (Мамадыш), Рамил Камалов (Баулы)

 

75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын –  Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)

2 урын – Ленар Садыйков (Чаллының Комсомол районы)

3 урын – Динар Кәримуллин (Лаеш), Фирдүс Галимуллин (Балтач)

 

80 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Ренас Кәлимуллин (Теләче)

2 урын – Марат Кәримов (Әлмәт)

3 урын – Габделфәт Хәйруллин (Лаеш), Илшат Таһиров (Минзәлә)

 

85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Раил Сәлахетдинов (Кукмара)

2 урын – Фаяз Зарипов (Теләче)

3 урын – Ренат Шәйхетдинов (Чаллының Комсомол районы), Максим Степанов (Мамадыш)

 

90 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын –Илмир Төхвәтуллин (Казанның Яңа Савин районы)

2 урын – Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)

3 урын –  Фәрис Хуҗин (Актаныш), Илнар Галимов (Алабуга)

 

100 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Руслан Рәфыйков (Балтач)

2 урын – Рәдис Сәмигуллин (Балтач)

3 урын – Эльдар Хәмитов (Чаллының Комсомол районы), Булат Кәримуллин (Актаныш)

 

130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын – Сәлахов Радик (Әлмәт)

2 урын – Галләмов Муса (Лаеш)

3 урын – Руслан Газизуллин (Лаеш), Эльмир Ахунҗанов (Мамадыш)

 

130 килограммнан югары үлчәү авырлыгы:

1 урын – Зәйнуллин Фирдүс (Яшел Үзән)

2 урын – Рәнис Гыйләҗетдинов (Чаллының Комсомол районы)

3 урын – Илфат Гыймадиев (Нурлат), Рөстәм Бәдретдинов (Минзәлә)

 

Командалар беренчелеге:

1 урын – Чаллы

2 урын – Лаеш

3 урын – Әлмәт

 


Фикер өстәү