Татарстанда тайгак юлда имгәнүчеләр арткан

Бозлавык аркасында Татарстан травмпунктларына мөрәҗәгать итүчеләр арткан. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте китергән мәгълүматка ышансаң, Казанда гына да тайгак юл аркасында имгәнүчеләр саны 133 кешегә җиткән. Шуларның 55ендә төрле дәрәҗәдәге сынулар ачыкланган.

Түбән Камада шундый ук мөрәҗәгать белән килүчеләр саны 309 кеше.

– Хәзер бик куркыныч чор, һава торышына туры килгән аяк киеменә күчәргә өлгермәсәң, җәрәхәтләнү алырга мөмкин, – ди Түбән Камадагы травпункт мөдире Андрей Аркадьев. – Безнең тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам: мөрәҗәгать итүчеләр күбесенчә күкрәк читлеге, аяк-кул, баш мие җәрәхәтләре белән килә. Мондый чор бигрәк тә 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен куркыныч.

Чаллының Кама балалар медицина үзәге травмпунктына исә балалар имгәнү очраклары белән мөрәҗәгатьләр ешайган. Анда тәүлегенә 100гә якын бала кабул итәләр.

 


Фикер өстәү