Казанда КАМАЗ тәгәрмәче астына эләгеп бер баланың гомере өзелгән

Бүген иртән Казанда юл-транспорт һәлакәтендә җиде яшьлек баланың гомере өзелгән. Фаҗига Можайский — Горький шоссесы киселешендә булган.

Малайны КАМАЗ машинасы йөртүчесе бәрдергән. Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Башлангыч ​мәгълүматлар буенча, ул машиналар йөрү өлешен көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә яшел утка чыккан булган, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Казанда КАМАЗ тәгәрмәче астына эләгеп бер баланың гомере өзелгән” язмасына фикерләр

  1. Аллам сакласын энисенэ гульбахар этисе ильшатка кайгыларын уртаклашабыз. Безнен авыл кызы

Фикер өстәү