Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына сәфәр кыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына сәфәр кыла. Республика җитәкчесе «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнаша.

Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли. Утырышны уздыру тәкъдиме моннан 4 ел элек Әмир Салман бин Габдел Газиз Әл Согуд белән очрашу барышында ясалган иде.

Утырыш кысаларында Россия Федерациясенең мөселман илләре белән сәүдә-икътисадый багланышлары, диниара диалог, традицион мәдәни-әхлак кыйммәтләрен популярлаштыру һәм яклау, хәзерге дөньяның мәдәни, рухи, дини күп төрлелеге идеяләрен алга этәрү буенча уртак программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру, шулай ук төбәк хезмәттәшлеген активлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла.
Төркем утырышыннан тыш, Татарстан Президенты берничә очрашуда катнашачак. Шуларның берсе Шаһзадә, Әмир киңәшчесе, Мәккә провинциясе Хакиме, Галиҗанәп Әмир Халед бән Фәйсал Әл Согуд белән булыр дип көтелә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов эшлекле даирәләр катнашында түгәрәк өстәл утырышында катнашачак, шулай ук Согуд Гарәбстанында яшәүче татар диаспорасы вәкилләре белән очрашачак.


Фикер өстәү