Татарстан Президенты Җиддә шәһәрендә “Россия – ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме утырышын уздыра

Җиддә шәһәрендә “Россия – ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме утырышы башланган. Чара Татарстан Республикасы Президенты, “Россия – ислам дөньясы” Стратегик фаразлау төркеме Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уза.

Ул, утырышның пленар өлешен ачып, Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен укып үткән.

“Россия – ислам дөньясы” Стратегик фаразлау төркеменең чираттагы утырышы ачылу уңаеннан сезне котлыйм. Бу юлы ул Согуд Гарәбстанында – ислам дине яралган җирдә уза, – диелә, аерым алганда, Россия Президенты мөрәҗәгатендә. – Россия мөселман илләре белән, ике яклы элемтәләр аша да, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән элемтәләр аша да, дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур әһәмият биреп килә. Төбәкләрне, шулай ук барча дөньяны борчыган күп кенә мәсьәләләр буенча карашларыбызның бер-берсенә туры килүе мөһим.

Төркем утырышының көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр, һәрвакыттагыча, бик җитди. Төбәкләрдә конфликтлар һәм кризисларны җайга салуда, халыкара террорчылык һәм экстремистлык куркынычына каршы көрәштә үзара хезмәттәшлек юллары буенча фикер алышырга туры киләчәк”.


Фикер өстәү