Гаҗәеп рекорд: 50 елдан артык җитәкче вазыйфаларда эшләгән Салих Батыевның тууына – 110 ел

1960 елны Салих Батыевның утызынчы елларда Бакалы (Башкортстан АССР) райкомында пропагандист буларак башланган партия эшчәнлегенә нокта куела. Тик бу тукталып калу дигән сүз түгел, аны алда тагын да катлаулырак эшләр көтә.

Салих Гыйлемхановичка икенче көнне үк Татарстан АССР Югары Советы Президиумы рәисе, РСФСР Югары Советы Президиумы рәисе урынбасары вазыйфалары йөкләнә. Бу эшкә керешкәнче, аңа күп кенә документларын яңадан ясатырга туры килә. Монысы милләтен татар дип алыштыруга бәйле. Әлеге көнгә кадәр ул башкорт булып йөргән. Шул рәвешле аның, дәүләт эшлеклесе буларак, 23 елга сузылган эшчәнлеге башлана. 1983 елны отставкага китә. «Сигез ел Татарстан АССР Министрлар Советы рәисе урынбасары булып, тугыз ел партия өлкә комитеты секретаре булып эшләгәнен дә исәпкә алсаң, Батыев республика тарихында югары җитәкче вазыйфаларында һәм партия-дәүләт структураларында иң озак эшләүче кеше буларак абсолют рекорд куя. Бу – 50 елдан артык дигән сүз», – дип яза күренекле тарихчы Булат Солтанбәков аның турында.

Комсомол – кояшлы яшьлек…

Салих Батыев 1911 елның 24 декабрендә Уфа губернасының Бәләбәй өязендәге (хәзерге Чакмагыш районы) Яңа Дөмәй авылында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән башлы, актив булуы белән аерылып тора. Мәктәптә укый. Әтисенә хуҗалык эшләрендә булыша. Колхозда эшли. 16 яшендә авылда комсомол ячейкасы оештыра. Үзешчән сәнгатьтә катнаша, яңа власть өчен көрәшкә өнди.

Актив егетне тиз күреп алалар һәм Бакалы райкомына пропагандист итеп эшкә чакыралар. Бер үк вакытта ул Казан финанс-икътисад институтында укый. 1933 елда Акташ районы МТСына сәяси бүлек башлыгының комсомол эше буенча урынбасары итеп куялар. Аннан Арча ВЛКСМ райкомы секретаре, Татарстан өлкә комитеты бүлек мөдире вазыйфаларын башкара

Кулга алынудан котылып кала

Эш сөючән, дәрте кайнап торган егетнең партия һәм сәясәт өлкәсендәге абруе көнләп түгел, сәгатьләп үсә. Әмма шуңа да карамастан, 1937 елның 2 августында Татарстан ВЛКСМ өлкә комитетының карары белән ул «халык дошманнары белән элемтәдә тору сәбәпле» эшеннән азат ителә. Батыев фельдшер-акушерлык мәктәбенә СССР халыклары тарихы укытучысы булып урнаша. 1937 елның 17 декабрендә Казанның Молотов партия райкомы бюросы аны «халык дошманы Саттар Еникеев белән элемтәдә булганы өчен» партия сафларыннан чыгару турында карар кабул итә. Саттар Мөхәммәтҗанович Батыевның дусты һәм хатыны ягыннан туганы була. Татарстан АССРда мәгариф халык комиссары урынбасары, «Кызыл Татарстан» газетасының мөхәррире булып эшли.

Салих Батыев могҗиза белән генә кулга алынмый кала. Бу – НКВД аппаратында Николай Ежов урынына Лаврентий Берия килгән чак. Шул сәбәпле төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыгып, кайберәүләр исемлектән төшеп тә кала, күрәсең. Батыев хәтта үзенең яңадан партия сафларына кабул ителүенә дә ирешә.

Институттан партия эшенә чакырылу сәбәпле, югары уку йортын тәмамлый алмаса  да, 1939–1941 елларда Батыев өлкә комитетында лектор булып эшли, бер үк вакытта Казан химия-технология институтында укыта, соңрак аны ТАССР Җир эшләре комиссариаты сәяси бүлекчәсе башлыгы урынбасары итеп билгелиләр. 1943–1947 елларда ул – ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары. Яшь һәм перспективалы җитәкче буларак, аны Мәскәүгә – Югары партия мәктәбенә  укырга җибәрәләр. Өч ел укыганнан соң ул башкалада эшли.

Муса Җәлилнең исемен аклый

Мәскәүдә кат-кат тикшерү үткәннән соң, Батыевны җаваплы партия эшләрен алып барырга Татарстанга юллыйлар. Ул – 1951–1960 елларда Татарстан КПСС өлкә комитеты секретаре. Бер үк вакытта КПСС Үзәк Комитеты партия мәктәбенең Казандагы филиалында партия һәм совет  төзелеше кафедрасын җитәкли.

1956 елны Салих Гыйлемханович Татарстан, Удмуртия, Мари һәм Чуашстан республикаларында сәяси тоткыннарны аклау буенча СССР Югары Советы комиссиясе рәисе булып сайлана. Аның ярдәме белән бу елларда күп кенә тоткыннар азат ителә. Шул көннәргә кадәр хыянәтче булып исәпләнгән шагыйрь Муса Җәлилнең намуслы исемен кайтаруда зур роль уйный. Салих Батыев һәм ТАССР өлкә комитетының беренче секретаре Зиннәт Моратов тырышлыгы белән шагыйрь тулысынча аклана һәм аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шулай ук төрмәдә язылган «Моабит дәфтәре» җыентыгы өчен  Ленин премиясе тапшырыла.

Гаепсезләрне иреккә чыгара

Батыевның кызы Эльвира Салиховна истәлекләрендә болай дип яза: «Әтием күп кешеләрне аклар өчен генә тырышып калмады, кайберләренә тормышта үз урыннарын да табарга ярдәм итте: эшкә урнаштырды, торак эзләште. Аны аңларга да була: үзе дә  чак кына репрессиягә эләкми калган бит». Тарихчы Булат Солтанбәков исә: «Шул ук вакытта күп кенә тарихи вакыйгаларга, шәхесләргә тиешле бәя бирергә Батыев әзер булмый. Мәсәлән, ул бик кинаяле итеп: «Солтангалиевне партиягә Троцкий һәм Бухарин белән бер вакытта гына кабул итәрләр инде», – дип әйтә. Мондый чагыштыру белән ул аклану эшенең мөмкин түгеллеген ассызыклый. Әмма ничек кенә булмасын, «андый урын»нардан кайтканнар Батыевның кеше ихтыяҗларына игътибарлы булуы турында сөйлиләр».

Тарихчылар Батыевның тагын бер кешелекле ягын билгеләп үтәләр. Ул Казан психиатрия хастаханәсендә мәҗбүри дәвалануга мохтаҗ булмаган сәяси тоткыннар барлыгы турында КПСС Үзәк Комитетына мөрәҗәгать яза. Нәтиҗәдә Мәскәүдән комиссия килә, тикшерүләрдән соң күп кенә тоткыннар азат ителә.

Таләпчән, әмма гадел

Салих Батыевны ил җитәкчеләре дә хөрмәт итә. Ул Татарстаның икътисадын, мәдәниятен, сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү өчен күп көч куя. Аны замандашлары, таләпчән, әмма гадел, дип бәялиләр. Югыйсә, тарихчылар әйтүенчә, партия өлкә комитеты өчен дә бик «җайсыз» кеше булып санала ул. Бигрәк тә закон саклау эшләренә кагылганда, Салих Гыйлемханович үз фикерләрен турыдан-туры бәреп әйтә торган була. Әмма ничек кенә булмасын, аның белән киңәш-табыш итәләр, тәҗрибәсенә, ярдәменә таяналар.

Салих Батыев Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында саллы эз калдыра. «Аның тормыш принциплары бик гади: вөҗдан кушканча яшәргә, армый-талмый хезмәт итәргә, һәр көнне тирә-юньдәгеләр өчен файдалы итеп үткәрергә», – ди аның хакында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Күпьеллык лаеклы хезмәте өчен Батыев Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар дуслыгы орденнары, Почет билгесе, медальләр белән бүләкләнә.

Салих Гыйлемхан улы Батыев 1985 елның 7 декабрендә Казанда вафат була. Яңа Татар бистәсенең Татар зиратында җирләнә.

2006 елны Батыев 1960–1985 елларда яшәгән йортка истәлек тактасы куела. 2011 елда Казан шәһәренең Идел буе районындагы бер урамга аның исеме бирелә.

Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү