Рөстәм Миңнеханов: Владимир Путин мөселман илләре белән багланышларга зур игътибар бирә

Татарстан Президенты, аерым алганда, бүген ислам дөньясының бер миллиард сигез йөз меңнән артыграк мөселманны берләштерүен билгеләп үткән. Шул ук вакытта мөселман дәүләтләренең геосәяси һәм геоикътисади әһәмияте көннән-көн үсүен искәрткән.

Рөстәм Миңнеханов искә төшереп узганча, 2005 елда Россия нәкъ менә ил Президенты тәкъдиме белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүчегә әйләнгән.

“Бүген безгә үзара мөнәсәбәтләр мөмкинлегеннән күбрәк файдалану кирәк. Безгә террорчылыкка каршы көрәш нәтиҗәсен арттырасы һәм элек-электән килгән әхлакый кыйммәтләрне саклау, җәмгыятьнең социаль яктан аз якланылган катлаулары, кече халыклар турында кайгырту, табигый һәм техноген һәлакәтләргә каршы көрәшү кебек юнәлешләр буенча берлектә эшлисе иде”. – дигән республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан үрнәгенә аерым тукталып үткән. “Татарстанда булдырылган халыклар һәм диннәрнең үзара тыныч-тату яшәү моделе бүген ил иминлеге һәм Россия Федерациясенең алга таба үсеш стратегиясе мәсьәләләрен цивилизацияле хәл кылу үрнәге буларак карала”, – дип билгеләп үткән ул.
Президент искә төшереп үткәнчә, киләсе елда Болгарда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу билгеләп үтеләчәк. Бу уңайдан Төркем утырышы кысаларында күргәзмә оештырылган.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Ислам үсеш банкы белән уңышлы төстә хезмәттәшлек итү турында сөйләп үткән. Бу җәһәттән “Россия – ислам дөньясы: KazanSummit” Халыкара икътисади саммит кысаларында актив эш алып барыла, дигән Татарстан Президенты.

Моннан тыш ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 2022 елда Казанга яшьләр башкаласы статусын бирүе өчен оешмага һәм аның Яшьләр форумына рәхмәт белдергән.

Президент Төркем утырышы барышында 1803 елны мөселманнар әзерләгән тәүге басма Корьәнне бастырып чыгару елы итеп билгеләү, шулай ук Казанны “Мөселман дөньясында тәүге басма Корьән шәһәре” буларак игълан итү тәкъдиме белән чыккан. Бу уңайдан ул 1803 елда нәкъ менә Казанның мөселман типографиясендә беренче тапкыр Корьәннең күпләп бастырылуын искә төшергән.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү