Путин коронавирустан нинди вакцина ясатуын әйтте

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә хәбәр итүенчә, аңа коронавируска каршы назаль вакцина ясалган.

Президент 22 ноябрьдә Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология үзәге директоры урынбасары Денис Логунов белән очрашуда яңа препарат сынауларында ирекле кеше булырга теләк белдергән.

«Икенче көнне Денис Юрьевич (Логинов) белән сөйләшкәннән соң ул әлеге процедураның икенче өлешен ясады, ә бу назаль формадагы порошок иде», -дип ачыклык керткән ул.

 


Фикер өстәү