30 ел элек су астында калган «өрәк» авыл өскә калыккан

Испаниянең Асередо авылы, 1992 елда Португалиянең Лима елгасында гидроэлектростанция төзелгәч, су астында калган.

Әлеге ил территориясеннән башланучы Лима үзенең ярлары буенда урнашкан йортларны аямыйча, суга күмгән. Әмма кайвакыт, елгадагы су биеклеге кимегәч, авыл күренгәләп китә.

Әлеге хәлнең кыскача тарихы болайрак: 1968 елда Испания һәм Португалия уртак елгадан Линдозо платинасын төзүдә файдалану турында килешү төзегәч, Асередо авылының киләчәге кыл өстендә калган. Гидроэнергетика компаниясе, биредә яшәүчеләргә, башка урынга күченү өчен, акча тәкъдим иткән. Әмма Асередо халкының күпчелеге башта үз йортларын ташлап китәргә теләмәгән. Алар, ризасызлык белдереп, ач торулар оештырган. Әмма компания барыбер авыл халкының 51 процентын башка урынга күченергә күндергән. Шуңа күрә башкаларга да ризалашырга туры килгән.

Аннан соң инде авыл су астында калган.
Авыл судан чыгып алган вакытларда йорт диварларының, тәрәзә рамнарының судан ашалуын күрергә була икән. Әмма ни гаҗәп: кайберләре ничек бар, шулай сакланган.

Фото: AFP


Фикер өстәү