Шахтада шартлау булып 41 кеше зыян күргән

25 ноябрьдә Ростехнадзорның Себер идарәсенә Кемерово өлкәсенең Белов шәһәрендә «Листвяжная» күмер шахтасында шартлау булганлыгы турында хәбәр килеп ирешә. ТАСС әлеге вакытка билгеле мәгълүматларны туплаган.

Ростехнадзор мәгълүматларына караганда, шахтада вентиляция штрекларының берсендә шартлау булган. Җимерелүләр юк.
Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе – күмер тузаны яну.
41 кеше зыян күргән, барысыда сөрем газы белән агуланган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, төтен чыга башлагн вакытта шахтада барлыгы 285 кеше булган.
Фаҗига урынында тау коткаручылары эшли.
Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү эшләрен башлап җибәргән.


Фикер өстәү