25 ноябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Россия хәрби тынычлык урнаштыручылар көне

Россия Федерациясе Президенты указы белән 2016 елның 1 августында гамәлгә кертелә. Бу көн очраклы гына сайланмый. 1973 елның 25 ноябрендә   безнең гаскәрләр Гарәбстан-Израиль конфликты вакытында беренче тапкыр БМОның тынычлык урнаштыручылар операциясендә катнаша.

Бүгенге көндә БМОның тынычлык урнаштыручы көчләре составына Россиядән 60 хәрби күзәтүче керә. Илебезнең хәрби тынычлык урнаштыручылары Босния, Герцеговина, Косово, Көньяк Осетия, Абхазия, Приднестровье, Таҗикстан, Судан, Сьерра-Леона, Үзәк Африка Республикасы, Чад, Либерия, Ангола кебек илләрдә булды. Бүген Таулы Карабахта үз вазыйфаларын үтиләр.

Мактаулы бүләк

85 ел элек (1935) СССР Үзәк Башкарма комитеты карары белән “Почет билгесе” ордены гамәлгә куела. Аның белән эшчеләр, колхозчылар, укытучылар, табиблар, галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре, спортчылар, хәтта студентлар белән мәктәп балалары да бүләкләнә. Аның  беренчесе 1935 елның декабрь аенда Ташкент өлкәсендәге «Батыр» колхозы рәисе Артыкбай  Тиллябаевка тапшырыла.  Бу бүләкнең үзенчәлеге шунда: аны фидакарь  хезмәт өчен берничә тапкыр тапшырырга мөмкин. Шул сәбәпле исемлектә 3-4 әр тапкыр бүләкләнүчеләр дә күп. Ленинабад өлкә башкарма комитеты рәисе Мастур Авезов «Почет билгесе» ордены белән 5 тапкыр бүләкләнгән.

1988 елның августында «Почет билгесе»  Почет Ордены дип исемләнә башлый.

Абрау-Дюрсо

150 ел элек (1870) император Александр II  указы белән шәраб җитештерүче Абрау-Дюрсо утары оештырыла. 1873-1874 елларда беренче тапкыр виноград үсентеләре утыртыла. Соңрак шәраб җитештерү өчен махсус подваллар төзелә. Монда «Рислинг», «Каберне Абрау», «Сотерн», «Лафит», «Бордо», «Бургундское» кебек шәраблар җитештерелә. «Абрау Дюрсо» дип аталган шәмпан шәрабенең тарихы 1891 елдан башлана. Ул вакытта бу эшкә кенәз Лев Голицын җитәкчелек итә. Бүген «Абрау- Дюрсо»  Россиядә әйдәп баручы шәмпан шәрабе булып санала.

Кремль диавары

681 ел элек (1339) Мәскәү Кремленең диварларын имән агачыннан төзи башлыйлар. Бу хакта беренче елъязма 1147 елга карый. 1156 елда кенәз Юрий Долгорукий идарә иткәндә Кремльнең ныгытылган үзәк өлеше төзелә, әйләнә-тирәсендә чокыр казыла. 1339 елда исә кенәз Иван Калита боерыгы буенча Кремль әйләнәсендә имәннән нык диварлар һәм манаралар төзи башлыйлар. Бу ныгытмалар чирек гасыр, 1365 елда янгыннан зыян күргәнче, хезмәт итәләр. 1367 елда, Дмитрий Донской идарә иткән чорда Кремль тирәсенә таш диварлар корыла.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде  

 


Фикер өстәү