Татарстанда 16 мең чыгарылыш сыйныф укучысы инша язачак

1 декабрьдә республикада 16 мең чыгарылыш сыйныф укучысы йомгаклау иншасын язачак.

Билге булганча, аның нәтиҗәләреннән башка алар бердәм дәүләт имтиханнарына кертелми. Әлбәттә, монда уңай билге кирәк. Югары баллар вузларга кергәндә, укучының казанышы буларак, исәпкә алыначак.
Инша язу өчен 3 сәгать 55 минут вакыт билгеләнгән. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга исә вакыт сәгать ярымга күбрәк бирелә. Аларга инша түгел, изложение язарга туры киләчәк. Андыйларның саны – 360.

Иншага бәйле сорауларны 8 (843) 294-95-06 телефон номеры буенча Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына шалтыратып белешергә мөмкин. Шулай ук йомгак аттестациясенә кагылышлы мәгълүматлар министрлыкның һәм республика белеме бирү сыйфатын күзәтү үзәге сайтларында урнаштырылган.


Фикер өстәү