Ир хатыны белән кызы кабере уртасында үзенә кул салган

Быел көз Башкортстанда коточкыч фаҗига булган. Бер ир хатыны белән кызы каберләре уртасында үзенә кул салган.

Ир үзенә кул салыр алдыннан бергә яшәгән хатыны белән низагка кергән. Җәнҗал хатынның көнләшүе аркасында килеп чыккан. Өйдәге тавышка күршеләре дә кереп җиткән. Алар кергән вакытта ир үзен атып үтерергә янап торган булган. Ул арада авыл җирлеге башлыгы да килеп җитеп, аның белән сөйләшкән.

Тик ир ниятеннән кире кайтырга уйламаган. Ул кызы белән беренче хатыны җирләнгән зиратка килгән. Хатыны авырып, ә кызы бала чакта ук үлгән булганнар.

Ир ике якын кешесенең кабере арасына басып, ау мылтыгыннан атылып үлгән.


Фикер өстәү