26 ноябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

26 ноябрь – Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне.

“Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлекләре 26 ноябрьдә Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә.
Эпидемиологик хәлнең катлаулы булуы сәбәпле, чара телефон элемтәсе аша гына, республика районнары һәм шәһәрләрендә – 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькәчә (Казан шәһәрендә – 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькәчә), төшке ялга тукталмыйча, уздырыла.

Шулай итеп, Казанда түбәндәге телефон номерларына шалтыратып, бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин:
— 8-800-201-16-00;
— WhatsApp: 8 (987) 205-00-63;
(843) 238-10-00.

Республика районнарында исә, дежурлык графикларында күрсәтелгән кабул итү бүлмәләре телефоннары номерларын җыеп, хокук мәсьәләсендә үзегезне борчыган сорауларга җавап табып булачак.
Бушлай юридик ярдәмне Пенсия фонды бүлеге, Нотариаль контора, Техник инвентарьлаштыру бюросы (БТИ), Адвокатлар палатасы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Конституция суды, Юстиция министрлыгы, Росреестр идарәсе белгечләре, “Россия юристлары ассоциациясе” төбәк бүлеге әгъзалары күрсәтә.


Фикер өстәү