QR-кодлар кертү турындагы законга каршы тавыш биргән Татарстан Дәүләт Советы депутатларын «кызыл» зонага чакырдылар

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Россия Хөкүмәтенең бөтен ил буенча җәмәгать урыннарында һәм транспортта QR-кодлар кертү турындагы закон проектларын хупладылар. Бу хакта «Реальное время» хәбәр итә.

7 кеше –  ЛДПР вәкиле Эдуард Шәрәфиев, «Гадел Россия» вәкиле Альмир Михеев, шулай ук КПРФның 5 вәкиле каршы тавыш бирде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков «Реальное время» га каршы тавыш биргән һәркемне «кызыл» зонага чакырачаклар, дип белдергән.

Аның сүзләренә караганда, хәзер «кызыл зонада» 16 мең медик бөтен көченә эшли.


Фикер өстәү