Шахтадагы шартлау нәтиҗәсендә 6 кеше үлгән, 49 кеше җир астында калган

«Листвяжная» предприятиесендә шартлоау нәтиҗәсендә алты кеше үлгән. Бу хакта Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев сүзләренә сылтама белән Риа Нововсти хәбәр итә.

«Шахтада 49 кеше кала, алтысы һәлак булган», — диелә Telegram каналдагы хәбәрдә.

Гадәттән тыш хәл 25 ноябрьдә 8:30 (04:30 мск) белән һәм Беловодагы шәһәр тибындагы Грамотеинский бистәсендә була. Ул вакытта җир астында 285 кеше булган, аларның 237сен өскә менгергәннәр.

Калганнары ерактагы ике штрекка ябылган, әлегә алар белән элемтә юк.
«40 километр тау эшкәртмәләре участогының 18 километры тикшерелде. Тикшерелгән участокларда газ торышы куркыныч түгел, төтенләү аз гына», –  диелә регион башлыгы хәбәрендә
Урында 19 коткаручылар бүлеге һәм 30 махсус техника берәмлеге эшли.
Шахта илдә күмер җитештерүче топ өчлеккә кергән «СДС-күмер» холдингына карый һәм аның запасларын эшкәртә. Компания һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтәчәк.


Фикер өстәү