Татарстанда тәүлек эчендә 251 кеше коронавирус йоктырган

Бүген Татарстанда коронавирус йоктыруның 251 яңа очрагы теркәлгән, аларның 3се – читтән кертелгән, калганавырулар аралашу аркылы йоктырган.

93 кеше хастаханәгә салынган, 158 кеше өйдә дәвалана.

География:

1. Казан – 167
2. Яр Чаллы – 18
3. Азнакай – 1
4. Апас – 1
5. Арча – 3
6. Буа районы – 8
7. Югары Ослан – 2
8. Биектау – 6
9. Алабуга – 1
10. Яшел Үзән – 14
11. Лаеш районы – 3
12. Лениногорск – 1
13. Минзәлә – 1
14. Мөслим – 1
15. Түбән Кама – 7
16. Нурлат – 1
17. Питрәч – 1
18. Саба районы –4
19. Спас районы – 1
20. Тәтеш – 1
21. Тукай районы-4
22. Чирмешән – 3
23. Чистай – 2

25 ноябрьгә Татарстанда 36 808 COVID-19 очрагы теркәлгән.

Бу вакыт эчендә 30 416 кеше, шул исәптән 300се узган тәүлек эчендә савыккан.

Барлыгы 1 978 471 кешегә вакцинация ясалган (үсеш 17 530), шуларның 1 486 548е икенче прививкаларын ясаткан.


Фикер өстәү