Песков Путинның коронавируска каршы “авыррак” чараларга мөнәсәбәтен аңлаткан

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков, дәүләт башлыгының коронавируска каршы көрәш буенча кайберәүләр авыррак кабул итәрдәй чараларга әзер булуын аңлатып, Владимир Путин төрле яктан уйлап кына теге яки бу карарга килә, дип белдергән.

Кремль вәкиле искә төшереп үткәнчә, кешеләрнең иминлеге хакына, ил хакына кыю гамәлләр кылу кирәк булганда, Россия Президенты беркайчан да җаваплылыктан качмыйча, аны үз өстенә ала. Шул ук вакытта Путин бервакытта да төптән уйламыйча эш итми.

“Шул ук вакытта шуны да белеп торырга тиешбез: моңарчы күрелмәгән хәлләр – пандемия, үлем-китем күрсәткече арту, яңа “дулкын”нар килеп чыгу куркынычы янау шартларында яшибез. Бу исә төп бурычыбызны хәл итүгә – кешеләрнең тизрәк вакцинация һәм ревакцинация ясатуына ирешү өчен, әлбәттә, тулы бер чаралар күрү зарурилыгына китерә”, – дигән Песков.

Сү уңаеннан, сентябрь ахырында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирустан үлем-китемнең башлыча вакцинациядән баш тартуга бәйле булуы турында белдергән. Роспотребнадзор да бу фикерне хуплый: ведомство башлыгы Анна Попова әйтүенчә, үлүчеләр арасында прививка ясатучылар юк диярлек.


Фикер өстәү