Пандемия башланганнан бирле биш яшьтән зуррак балалар арасында коронавирус йоктыручылар саны өч тапкыр арткан. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының балалар белгече Ләйлә Намазова-Баранова “Россия 24” телеканалы хәбәрчесенә сөйләгән.
“Пандемиянең башланып кына килгән чоры белән чагыштырганда, биш яшькә кадәрге балалар – ике тапкыр чамасы, биш яшьтән зурраклар, аеруча 12-17 яшьлек үсмерләр – 3 тапкыр ешрак авырый башлады”, – дигән ул.
Аның искәртүенчә, коронавирус физик кына түгел, психик сәламәтлеккә дә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Вирус төрле органнарга һәм системаларга “бәрә” чөнки, дигән белгеч.
Сүз уңаеннан, кичә Россиядә 12-17 яшьлек үсмерләр өчен ике компонентлы “Спутник М” вакцинасы теркәлгән. Үсмерләр өчен билгеләнгән вакцинада препаратның концентрациясе – 5 тапкыр, балаларныкында – 10 тапкыр киметелгән. Клиник тикшеренүләрдән күренгәнчә, вакцина 12-17 яшьлек үсмерләрдә иммунитетны зурлар организмындагыга караганда тизрәк булдыра.