Ялгышмас өчен тыңларга кирәк: 6 министрлыкның өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү дәва итә

Татарстанда киләсе елга алты министрлыкның өстенлекле юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү дәвам итә. Болар – Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, Спорт, Яшьләр эшләре министрлыклары. Бүген 24 мең кеше үз тавышын биргән инде. Сораштыруда 7 декабрьгә кадәр катнашырга мөмкин.

– Мондый тавыш бирү республикада дүртенче тапкыр оештырыла. Башта анда дүрт министрлык катнашса, 2019 елда Яшьләр һәм Спорт министрлыклары да кушылды. Быел проектка старт 13 сентябрьдә бирелде. Беренче этапта белгечләр бурычларны, максатларны билгеләде. Быелгы үзенчәлек – белгечләрнең саны арту. Әйтик,  республика Мәдәният министрлыгында аларның саны 80 процентка яңартылды. Тавыш бирүдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара, – диде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева матбугат очрашуында.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгыннан тавыш бирүгә паллиатив ярдәмнең күләмен, авыл халкына медицина ярдәме алу мөмкинлекләрен, кан бирүчеләр санын,  медицина оешмаларында органнарны күчерү буенча тәҗрибәне арттыруга бәйле сораулар чыгарылган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет белгече Чыңгыз Мәхмүтов әйтүенчә, министрлык халык белән аралашуның төрле формаларын булдырган.

– Табиблар халыкны нәрсә борчыганын белеп торырга тиеш. Бездә уку йортларында, сәламәтлек саклау тармагында эшләүче хөрмәткә лаек булган белгечләр бар. Алар төрле сораулар буенча фикер алышып, тавыш бирүгә чыгара. Халык та үзен борчыган сорауларны җиткерә. Узган ел ковидтан соң халыкны тернәкләндерүгә караган сорауларны тавыш бирүгә керттеләр. Теләсә нинди карар кабул итәргә була, тик аларның үтәлүе мөһим. Халыкны яман шеш, кан-тамырлары авыруларына бәйле сораулар борчый. Төрле тикшеренү, УЗИга язылу мөмкинлекләре дә кызыксындыра. Шулай ук тар профильле белгечләрнең булуы мөһим, – диде Чыңгыз Мәхмүтов.

Журналистлар табибларның УЗИ, компьютер томографияләрен бушлай үтәр өчен юллама бирергә ашыкмавын да җиткерде. Түләүлегә урын бар,  бушлай үтәргә юк булып чыга.

– УЗИ, компьютер томографияләре буенча нормативлар бар. Хәзер халык интернеттан  укып, үзләренә диагноз куя. Узига барырга кирәк, ди. Табиблар бит кемне җибәрәсен  белә. Мондый очракларны ачыкламыйча анык кына берни әйтеп булмый. «Кайнар линия», «Халык контроле»нә килгән сорауларны урыннарга барып тикшерәбез. Әлеге сорауларны актив күтәреп, тавыш бирүгә дә кертеп була, – диде Чыңгыз Мәхмүтов.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова үз чыгышында узган еллардагы өстенлекле юнәлешләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Хәзерге вакытта 15 юнәлеш буенча тавыш бирү бара.

– Өч ел эчендә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында  урыннар булдыру буенча вазгыять тотрыкланды. 2020–2021 елларда гына республикада 44 яңа бакча төзелде. Илдә моның кадәр бакча төзегән бер генә төбәк тә юк. Бу – 10 мең өстәмә урын дигән сүз. Шул исәптән, 4 меңе  – 1,5–3 яшькә кадәрге сабыйлар өчен. Ресурс үзәкләре саны артып,  43кә җитте. Урта һөнәри уку йортлары яңартылу да – күңелле күренеш. Мәктәпләрдә  башлангыч сыйныф укучылары кайнар ризык белән тәэмин ителде. Быел исә сораштыруда беренче тапкыр сәламәтлеге чикле булган балаларны укытуда шартлар тудыру, фәнни кадрларны яңарту, әти-әниләр белән тәрбия эшен арттыру, мәктәпләрдә иминлек  мәсьәләләренә урын бирелде, – диде  Асия Тимирясова.

Иҗтимагый палатаның социаль мәсьәләләр һәм хәйриячелек буенча  комиссия җитәкчесе Маргарита Максимова белдергәнчә, сораштыруда сәламәтлеге чикләнгән балаларны һөнәргә өйрәтү, инвалидларны эшкә урнаштыру, халыкны эшле итү мәсьәләләре урын алган.

– Халык фикер алышуда катнашканда гына министрлык үз үсешен дөрес билгели ала. Җәмәгатьчелек кайчан ничек эшләргә кирәк икәнен дә күрсәтә. Тәнкыйди фикерләр дә була. Актив катнашучылар максатларны ачыкларга булыша. Алардан башка проблемаларны хәл итеп булмый, – диде ул.

Министрлык бурычлары турында http://publictasks.tatarstan.ru порталында, шулай ук министрлыклар сайтларында танышырга мөмкин. Анда 2021 елга министрлыкларның бурычларын үтәү нәтиҗәләре дә урын алган. Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр декабрь аенда иҗтимагый советлар утырышларында каралачак. Нәтиҗәдә һәр министрлык өчен киләсе елга 5–7 өстенлекле максат билгеләнәчәк. Тавыш бирү белән беррәттән, үз тәкъдимеңне дә калдырырга мөмкин.

Сәрия Мифтахова

Фото: tatarstan.ru


Фикер өстәү