Дуслыкны белегез, Казанны күрегез! Президент Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына сәфәр кылды

Президент Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына сәфәр кылды. Төп максат  «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында катнашу булса, әлеге чарадан тыш, республика башлыгы эшмәкәрләр белән очрашты, бу илдә яшәүче милләттәшләребезнең хәлен белеште һәм Россия мөселманнарының хаҗга бару мөмкинлеге турында фикер алышты.

Җиддә каласында узган утырышта Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү сүзләрен җиткерде. Путин Россиянең ике яклы мөнәсәбәтләр буенча да, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән аралашу кысасында да мөселман илләре белән дустанә элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирүен әйткән. «Шунысы мөһим: төбәк һәм глобаль көн тәртибендәге күп кенә актуаль мәсьәләләр буенча безнең позицияләр бик якын», – дигән ул.

Рөстәм Миңнеханов 2005 елдан Россиянең Владимир Путин тәкъдиме белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булуын искә төшерде. «Безгә үзара мөнәсәбәтләрдәге мөмкинлекләрне активрак кулланырга кирәк. Террорчылыкка каршы нәтиҗәлерәк көрәшергә, традицион әхлакый кыйммәтләрне саклау, җәмгыятьнең социаль якланмаган әгъзалары һәм милли азчылыклар турында кайгырту, табигый һәм техноген һәлакәтләргә каршы көрәш, экология кебек юнәлешләрдә эшчәнлекне арттырырга кирәк», – дип сөйләде Татарстан Президенты утырышта. Ул Татарстан мисалына аерым тукталды һәм республикада яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дустанә мөнәсәбәтнең үрнәк буларак тәкъдим ителүен әйтте.

Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Ислам үсеш банкы белән уңышлы хезмәттәшлек турында сөйләде. Билгеле булганча, Казанда ел саен «Россия – ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисади саммиты уза. Әле берничә көн элек кенә Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 2022 елгы яшьләр башкаласы дип игълан ителде. Киләсе елда тагын бер зур вакыйга көтелә: Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы бәйрәм ителәчәк. Бу уңайдан стратегик караш төркеме утырышы кысасында күргәзмә оештырылды. Рөстәм Миңнеханов 1803 елда Казандагы мөселман типографиясендә беренче басма Коръән бастырып чыгарылуын искә төшерде. Татарстан Президенты бу вакыйганы истәлекле дата буларак билгеләп үтү, шулай ук Казанны «Мөселман дөньясында беренче басма Коръән шәһәре» дип игълан итү тәкъдимен җиткерде.

Җиддәдә Татарстан Президенты Шаһзадә, Король киңәшчесе, Мәккә провинциясе хакиме, Әмир Халед бән Фәйсал Әл Согуд белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов Согуд җитәкчелегенең Татарстан делегацияләренә һәм хаҗиларга игътибары өчен рәхмәт белдерде. Казанда Согуд Гарәбстанының Генераль консуллыгын ачу хаҗилар һәм бу илгә барасы туристларга виза хезмәте күрсәтү тагын да җиңеләер дип көтелә.

Фарсы култыгы Гарәп дәүләтләре хезмәттәшлеге советы Генераль секретаре Нәеф Фәләх Әл Хаҗраф белән очрашуда икътисади хезмәттәшлек турында сүз булды. «Без бу дәүләтләргә «КамАЗ» автомобильләре, вертолетлар, йөк-пассажир суднолары, нефть химиясе продукциясе, нефть-газ чыгару җиһазлары, суыткыч техника, азык-төлек, авыл хуҗалыгы товарлары, хәләл продукция, шулай ук медицина һәм фармацевтика продукциясе җибәрә алабыз. Бу ил компанияләренә безнең республиканың инвестиция проектларында катнашырга тәкъдим итәрбез», – диде Рөстәм Миңнеханов һәм аларны республиканың мөмкинлекләре белән якыннанрак танышу өчен Татарстанга чакырды. Нәеф Фәләх Әл Хаҗраф та ике арадагы мөнәсәбәтләрне мөһим дип саный. «Диннәр төрле булса да, сездәге тыныч тормышны күреп шатланабыз. Ничек яшәргә кирәклек үрнәге күрсәтәсез», – диде ул.

Татарстан Президенты Җиддәдә Согуд Гарәбстанының бизнес вәкилләре белән дә очрашты. Ике арадагы тышкы сәүдә әйләнеше узган ел 18,6 млн доллар тәшкил иткән. 2021 елның 6 ае нәтиҗәләре буенча – 17,1 млн доллар.

Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре буенча министр урынбасары Габделфәттах бән Сөләйман Мәшәт белән очрашуда бу илгә изге сәфәр кылу мөмкинлеге турында сөйләштеләр. «Кәгъбәне күрү, Мәккәдә булу – безнең өчен зур бәхет. Гомрә кылганда безнең илдән бик күпләрнең хаҗ кылырга теләгәне турында уйладым. Шуңа күрә сездән аларга мондый мөмкинлек бирүне сорамый булдыра алмыйм. Аларга нинди шартлар куела? Вакцинация ясаткан кешеләрне хаҗга җибәрү мөмкинлеге турында алдан ук килешергә телибез», – диде Рөстәм Миңнеханов. Габделфәттах бән Сөләйман Мәшәт бу мәсьәләне һичшиксез тикшерәчәкләрен әйтте.

Гадәттәгечә, сәфәр вакытында Татарстан Президенты чит илдәге милләттәшләребезнең дә хәлен белеште. Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында 200ләп татар яши, аларның төп өлеше Әр Рияд, Җүбәил, Даммам, Җиддә, Мәдинә калаларында көн күрә. Күбесе – бу илгә соңгы елларда күчеп килгән кешеләр. Нурлат районының Кизләү авылыннан күчеп киткән мөһаҗирләрнең нәсел дәвамчылары да яши. Алга таба алар татар оешмасы төзеп, миллилекне саклап калырга өметләнә.

Фото: president.tatarstan.ru

 


Дуслыкны белегез, Казанны күрегез! Президент Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына сәфәр кылды” язмасына фикерләр

  1. Президент Ростэм Миннехановка гэудэсенэ туры китереп рэхэтлэнеп киярлек (ябык якалы) костюмны тегеп бирсен иде берэр оста тегуче — гел сэдэфлэрен ычкындырып куя , чонки унайсыз ана , узенэ улчэп тегелмэгэн . Ил башлыклары бн очрашканда бу килешми дип уйлыйм . Гафу итегез туры эйткэн очен .

Фикер өстәү