Россиядә кәгазь медицина полислары бетереләчәк

Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисын цифрлы форматка күчерү күздә тотыла. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергән, дип хәбәр итә ТАСС.

Министр әлеге үзгәрешнең медицина оешмасына мөрәҗәгать иткәндә эшне тизләтү мөмкинлеге бирәчәген искәрткән. «2022 елдан, федераль ОМС системасында теркәлеп, кәгазьдәге полистан баш тартырга мөмкин булачак», – дигән Мурашко. «Цифрлы» полис, автомат рәвештә, ЗАГС системасында тиешле мәгълүматлар пәйда булуга яки гариза нигезендә булдырылачак. Хәзер исә «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлгән очракта электрон полис алырга мөмкин.


Фикер өстәү