Татарстан «Пушкин картасы» буенча иң күп билет сатылган биш төбәк арасына кергән

Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск һәм Волгоград өлкәләренең мәдәният оешмалары да – алдынгылар сафында. Бу хакта Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин Россия Президенты үткәргән киңәшмәдә белдергән.

Бүгенгә Татарстанда «Пушкин картасы» буенча билетлар сатучы 207 мәдәният оешмасы теркәлгән. 330 меңнән артыграк егет-кыз карта мөмкинлекләреннән файдалана ала. Камал театры, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, Татар дәүләт филармониясе яшьләргә «Пушкин картасы» буенча билетлар сатуда алдынгы сафларда бара. Районнарда исә Саба, Алексеевск мәдәният йортларына тиңнәр юк. Исегезгә төшерәбез: 3000 сум салынган «Пушкин картасы» 14тән 22 яшькә кадәрге егет-кызларга бирелә. Карта белән музейларга, театрлар һәм башка мәдәният учреждениеләренә билетлар сатып алырга мөмкин. Киләсе елда картадагы акча 5 мең сумга җитәчәк. Шуның 2 меңен кинотеатрларга тотып булачак.


Фикер өстәү