Рөстәм Миңнеханов Ирада Әюповага Казан циркы директорына карата чара күрергә кушты

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага Казан циркындагы вазгыятькә карата вакытында чара күрергә кушты. 

Элегрәк социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеода Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинның бер хезмәткәр яшеренгән кабинетны ачарга маташуы һәм берничә тапкыр ишеккә пычак белән бәргәнлеге күренә.

Рөстәм Миңнеханов җәмәгатьчелектә резонанс тудырган хәл тиешле дисциплинар җәза бирүне таләп итә, дип белдерде.

Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллинга карата барлык карарлар да хезмәт тикшерүе уздырылганнан соң кабул ителәчәк, дип белдерде.


Фикер өстәү