Татарстанда 1 градуска кадәр җылыта

26 ноябрьдә, Татарстанда шактый җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән бераз кар көтелә, көндез җепшек кар фаразлана. Моннан тыш, көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда, шул исәптән Казанда да, җиңелчә буран булырга мөмкин.

Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Көндез вакыты белән 15-18 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Республикада төнлә һава температурасы 3-8 градус, аязганда11 градуска кадәр салкын була. Көндез һава -3, +1 градуска кадәр (Казанда -1дән +1 градуска кадәр) җылыначак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматлары буенча, 27 һәм 28 ноябрьдә, ял көннәрендә Татарстанда шактый дымлы, болытлы һәм җылы һава торышы сакланачак.


Фикер өстәү