Кемгә – кыш, кемгә – эш

Иртән кемдер эшкә килмәсә, аның юклыгын берәү дә сизмәскә мөмкин, ә менә урам себерүче үз хезмәтен башкармаса, моны барысы да күрәчәк. Кышкы чорда бигрәк тә. Бу чорда аларга булган кытлык үзен аеруча сиздерә. Бер каланың гына түгел, бөтен илнең уртак баш бәласе инде ул. Әлегә кар күпләп яумаса да, чын кыш үзен озак көттермәс бит. Эшче куллар җитәме? Район, авыл җирлекләрендә бу мәсьәләне ничек хәл итәләр? «ВТ» шуны ачыклады.

«Үзара салым акчасын кулланабыз»

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ел башында менә мондый саннар китергән иде: Казанда урам себерүчеләр кирәк кадәреннән – 25, авыл җирлекләрендә 7 процентка кимрәк. Һава торышы явым-төшемнәр белән сөендергән көннәрдә кар көрәү эшләренә җирле халык үзе дә кушыла.

Альмир Зыятдинов Мамадыш районындагы Үсәли җирлеген дистә елдан артык җитәкли. Авыл башлыгы өчен иң авыр чор ­– кыш. Үсәли җирлегенә алты авыл керә. Бу якларда кар да чагыштырмача күп ява.

– Урамнарны чиста тотарга тырышабыз. Бәлки, гел әйбәт кенә дә булмыйдыр. Хәзерге вакытта 1 тонна ягулык алып кайттым. Бер трактор бар. Кышка алдан әзерләнәсең инде ул. Кайбер очракларда иртәнге өчтән үк юлга кузгалалар. Буран чыга калса, халык та шундук шалтырата башлый. Иң элек мәктәп юлын, хастаханәгә илткән юлны ачмыйча булмый. Аңа сөт машинасы йөри торган юл өстәлә. Вакыты-вакыты белән шартлар дәрәҗәгә дә җитәсең инде, бөтенесенә дә кирәк бит, – ди ул. – Үсәли ягы – Мамадышның гына түгел, республиканың да иң карлы, иң суык җиредер ул. Әле менә Шәмәрдәннән берәү килде. «Мин юлга чыкканда 15 градус салкын иде, сездә 20не күрсәтә», – ди аптырап. Урыны белән 22 градус та булды әле. Халык исә ишегалларын үзе көри, трактор үтеп киткәнен көтеп ятмый.

Авыл юлларын тәртиптә тоту өчен үзара салым акчасының берникадәр өлеше тотыла. Сала халкы 500 сумнан җыела икән. «Минем кармакта – алты авыл. Якынча 230 мең сум акча китә», – ди Альмир Зыятдинов.

Кайбыч районындагы Кошман авылында да бу эш үзара салым акчасына башкарыла. Халыктан җыелган маяның 160 мең сумы шушы максатка тотыла. Авылдагы крестьян-фермер хуҗалыгы белән килешү төзелгән, юлдагы карны шуларның техникасы чистарта.

– Кошман – зур авыл. Узган атнадагы ялларда шактый кар явып алды. Әле райондагы авыл җирлекләре бу эшкә тотынмаган да иде, безнең авыл иң беренче булып юл чистартырга чыкты. Авыл юлларын чиста тоту – авыл советы җилкәсендә, – ди авыл башлыгы Лилия Сафина. – Буран чыга калса, җаваплы кешесенә шалтыратам, әзер булып торырга кушам. Кеше йөри башлаганчы, юлларны чистартып куя. Үткән кышкы сезонда барлыгы 104 сәгать кар чистартылган. Мәктәп, балалар бакчасы территорияләренә дә трактор кертәбез. Тыкрык-фәләннәрне дә чиста тотарга тырышабыз.

Питрәч районында да кышкы чорда куркынычсызлык һәм уңайлыкның юллар чиста булуга бәйлелеген аңлыйлар. Районда моның өчен махсус техника җәлеп итәчәкләр. Болар өч МТЗ-82 тракторы, бер грейдер, эскалатор-төягеч, ике үзбушаткыч, ком сибә торган «КамАЗ».

Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов сүзләренчә, явым-төшемнәрдән соң, беренче чиратта, социаль объектларга керү юллары чистартылачак. Бу – мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханә, кибетләр. Аннары төп һәм башка урамнарга техника керәчәк. Әлеге эшләр өчен җаваплылык авыл җирлекләренә йөкләнгән. Пановка, Питрәч, Кощак, Шигали, Колай авыл җирлекләрендә урнашкан күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен җиде идарәче компания хезмәткәрләре җыештыра.

Ихтыяҗ арткан

Ноябрь башыннан республикада урам себерүчеләргә булган ихтыяҗ, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 2,2 мәртәбә арткан. Эшчеләр өчен 200ләп вакансия ачык икән. «hh.ru» хезмәте китергән мәгълүматка ышансаң, урам себерүче хезмәтенә кунакханә, туклану тармагы, ваклап сату, сәүдә өлкәсе, төзелеш оешмалары ихтыяҗ кичерә. 87 процент очракта эш тәҗрибәсе дә таләп ителми. Булачак эшчедән тирә-юньдәге карны көрәү, боз вату, реагент сибү, ишегалдын тәртиптә тоту сорала.

Татарстанда урам себерүчегә 19,5 мең сум күләмдә хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Бу – билгеле, уртача күрсәткеч. Шулай да ул узган елгы саннардан 1,2 мең сумга артыграк.

Россия буенча караганда, ноябрь аеннан башлап урам себерүче хезмәтенә эшкә чакырып, 6,8 меңләп вакансия пәйда булган. Бу 2020 елга караганда 89 процентка күбрәк. Кытлык аеруча Мәскәүдә сизелә, анда 1 меңләп эш урыны тәкъдим итәләр. Түләү ягыннан да ил башкаласы алдынгы: дворникка 41,2 мең сум акча вәгъдә итәләр. Иң азы Ярославль өлкәсендә икән. Анда урам себерүчегә нибары 16,7 мең сум хезмәт хакы түләргә әзерләр.

Эшче куллар җитмәвен шушы арадагы явым-төшемнәр дә исбатлады. Казан мэриясе мәгълүматларына караганда, шәһәрдә чистартыла торган 22 млн кв. метрның 4 млн кв. метры тротуарларга туры килә. Киләсе елдан бу мәйдан 300 мең кв. метрга артачак – боларга Горький шоссесы дублер юлының 1 нче участогы, «Салават күпере-2» микрорайонындагы юллар, ТАССРның 100 еллыгы магистрале, Тихорецкая урамы буенча Зур Казан боҗрасы участогы, Оренбург трактындагы борылыш төене өстәләчәк.

Хәзерге вакытта Казанның төзекләндерү белән шөгыльләнә торган оешма-предприятиеләрендә 600дән артык машина йөртүче-механизатор һәм 550 юл хуҗалыгы хезмәткәре эшли. Тулы сменада эшләү өчен 1300ләп кеше җитми икән. Казан эчендә генә дә берничә йөзләп урам себерүче кирәк.

Киләсе ел башыннан кардан чистарту эшләре өчен 55 берәмлек өстәмә техника кайтартылырга тиеш. Ничек кенә булмасын, «тимер ат» тулысынча кешене алмаштыра алмый инде ул. Хәер, моның мөмкин түгеллеген җитәкчелек тә яхшы аңлый.

– Казан шәһәре зур тарихка ия, ул шулай төзелгән ки, хәтта аның кайбер тротуарларын да механик юл белән чистарту мөмкин түгел. Барлык урамнарына да трактор керә алмый. Кул хезмәте кирәк. Әле моңа машина кую урыннары да өстәлә, парковка урыннары шыплап тулганын беләсез, – ди Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев. – Юл хуҗалыгы хезмәтенә урам себерүчеләр җитмәү мәсьәләсе кискен тора, әлбәттә. Моны хәл итү өчен берничә мөмкинлектән файдаланабыз. Беренчесе – җәен юл төзекләндерү эшләрендә катнашкан, кышкы чорда эше булмаганнарны дворник буларак эшкә алабыз, икенчесе – техника җәлеп итәбез. Кайбер предприятиеләр мини-тракторлар сатып ала. Алар берничә юл хезмәткәрен алмаштыра. Шулай да, әйткәнемчә, кул көченнән башка мөмкин түгел. Хезмәт хакының аз булуы һәм бу хезмәтнең түбән квалификацияле саналуы тулы күләмдә хезмәткәрләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирми.

Ялы да юк, халык та дорфа

Башкаланың төп урамнарын тәртиптә тоту белән шөгыльләнгән бер торак-коммуналь хуҗалыкның төзекләндерү мәсьәләләре буенча директор урынбасары Илнур Бикчәнтәев әйтүенчә, урам себерүчеләргә кытлык кышкы чорда гына түгел, җәен дә сиздерә. «Авыр хезмәт бит инде, ялы юк. Алай эшләргә теләүчеләр бик күп түгел. Безнең карамакта 18 урам себерүче бар. Моңа өстәп, без төнлә кар көрибез бит әле. Бу вакытка тагын өстәмә 5 кеше ялларга тырышабыз. Ләкин аларны да табу кыен. Күбрәк олы яшьтәгеләр эшли. Яшьләр мондый эш режимына да, хезмәт хакына да риза түгел. Алар төнге сменага килгәли, чөнки акчаны кулга бирәбез. Бөтен нәрсә акча мәсьәләсенә барып тоташа. Һәркемнең ипотекасы-кредиты да бар бит әле», – дип сөйләде ул.

Кышкы чордагы хезмәт хаклары 25 мең сум икән. Төнге сменага ялланган урам себерүчеләргә 1,5–2 мең сум акча бирелә. Дворниклар иртәнге 6дан көндезге 3кә кадәр эшли.

Эшчеләргә кытлыкның тагын бер сәбәбе – халыкның битарафлыгы. «Московский» идарәче компаниясе яллаган «Сервисцентр» подрядчы оешмасының директор урынбасары Вадим Гафаров шундый фикердә. Пенсия яшендәгеләр түзәргә мөмкин әле, аларның сабырлыгы нык, ә менә 35–40 яшьтәгеләр аларның хезмәтенә карата бик үк әйбәт булмаган мөнәсәбәткә түзәргә әзер түгел. «Ачыктан-ачык әйткәндә, урам себерүчеләр йортта яшәүчеләрнең тупас мөнәсәбәтенә чыдый алмый. Кайберәүләр, чынлап та, үзен бик начар яктан күрсәтә. Әйтик, чүп-чарын да чүп контейнерына кадәр алып бармыйча, подъезд ишеге янында калдыра. Башкалар моның өчен урам себерүчене сүгә. Югыйсә иртә таңнан барысын да җыештырган ул! «Ачык Казан» хезмәтенә зарланып язалар, эшчегә сүз ишетергә туры килә. Барысына да ярап булмыйдыр инде ул. Шул ук кар яуганда да бит: кемгәдер ап-ак кар ятуы кирәк, кемдер җыештыруны таләп итә. Кемдер ком сипкән өчен рәхмәтле, кайсылары пычрак дип зарлана. Барысын да бер калыпка салмыйм, билгеле, бик яхшы кешеләр дә бар, әмма араларында гел зарланып кына торучылары очрый», – дип сөйләде ул.

Әйтүенчә, урам себерүченең хезмәт хакы күпме мәйданны җыештыруына бәйле.

– Үз карамагына күбрәк йортлар алган саен, хезмәт хакы да күбрәк була. Татарстанда кабул ителгән уртача хезмәт хакыннан да азрак бирмәскә тырышабыз, – дип аңлатты ул. – Чүпләмәгән җирдә генә чисталык була. Әлбәттә, урам себерүчеләрнең хезмәтенә битараф булмаган кешеләр дә бар. Алар бу хезмәткә хөрмәт белән карый, ярдәмләшә, өмәләрдә теләп катнаша.

Төньяк башкаладан үрнәк аласымы?

Күптән түгел Санкт-Петербург администрациясе вәкилләре, Торак комитеты утырышында, «Дворник-шеринг» программасын сынап караячакларын белдерде. Сүз гади кешеләргә территориядән кар җыештыру белән шөгыльләнергә тәкъдим итү турында бара. Күп итеп кар яуган вакытта урам себерүче булып эшләргә ризалашкан кешеләргә 1 мең сум акча түләргә җыеналар. Иртән кар көрисең, кичен кулга акча аласың. Бу эшкә пенсионерлар кызыгыр дип уйлыйлар.

Тайгак юлга каршы үзенчәлекле көрәш алымын Әлмәт районында да кулланалар. Юлларга тоз һәм… каһвә сибәргә ниятлиләр икән. Район башлыгы Тимур Нагуманов әйтүенчә, сүз иң элек парк һәм сукмаклар турында бара. Әлбәттә, киң юллар өчен мондый ысул бик үк урынлы түгел. Башлык сүзләренчә, былтыр каһвә сибеп караганнар инде. Каһвәханәләр, «Татнефть»нең ягулык станцияләре ярдәмгә килгән.

Халык юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең реагент куллануыннан да әллә ни канәгать түгел икән. Тимур Нагуманов әйтүенчә, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре юлларны тозсыз гына да эшкәртеп караган, әмма бу тискәре нәтиҗә генә күрсәткән. Тозлы кушылма – мәҗбүри чара. Аның каравы, соңгы елларда Әлмәттә ком сибүдән баш тартканнар. Шуңа да урамнарда чагыштырмача чистарак.

Юлларны чиста тоту мәсьәләсен «эшлекле дүшәмбе» барышында Түбән Каманың яңа мэры Рамил Муллин да искәртте. Искәртеп кенә калмады, тәртип булмаса, хакимият вәкилләре үзләре үк юлны явым-төшемнәрдән чистартырга чыгачагын әйтте. Мондый тәҗрибәне кулланганы бар икән инде җитәкченең.

Урын кешене түгел, кеше урынны бизи. Арттан ком-кар өемнәре түгел, чисталык калса, яхшырак шул.

 

Чисталык өчен кем җаваплы?

Территория Җаваплы
Шәхси йортның коймасыннан алып юлның машиналар йөри торган өлешенә кадәр Шәхси йорт хуҗасы
Социаль әһәмияткә ия корылмаларга (ФАП, мәдәният йорты, спорт комплексы) илтүче юл Авыл советы
Җирле әһәмияттәге юл Авыл советы яллаган подрядчы оешма вәкилләре
Төбәк һәм федераль әһәмияттәге юллар Юл хуҗалыгы эшчеләре
Торак комплексы яисә күпфатирлы йорт ишегаллары Торак милекчеләре ширкәте (ТСЖ), идарәче компанияләр яллаган урам себерүчеләр
Административ корылма, белем бирү оешмалары, предприятие мәйданчыклары Оешма җитәкчеләре

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү