Чаллыдагы газ шартлауда гаепләнүче Владимир Рочевны инде бер ай җирли алмыйлар. Мәгълүм булганча, фаҗигадән соң авыр хәлдәге 70 яшьлек ир-атны Чаллы хастаханәсенә китергәннәр иде. 1 ноябрьдә ул вафат булды. Chelny-biz.ru газетасы хәбәр итүенчә, әлеге вакытта аның җәсәде Казандагы суд-медицина экспертиза бюросында.
Моңа кадәр әгәр әрхүмнең туганнары аны күмәргә теләк белдермәгән очракта, җирләү мәшәкатьләрен дәүләт үз өстенә алачак, дигән хәбәр чыккан иде. Билгеле булганча, өлкән яшьтәге ир-ат ялгызы яшәгән. Нибары бер генә туганы – абыйсы бар. Анысы да Пермь краенда яши. Әлеге вакытта мәрхүмне җирләргә теләк белдерүче булганмы-юкмы, анысы билгеле түгел.
Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat