Коронавирус белән авырганнан соң QR-кодлы сертификат бер ел гамәлдә булачак

Коронавирусы белән авырган кешеләргә бирелгән сертификат терелгәннән соң бер ел гамәлдә булачак. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Обнинскига эш сәфәре вакытында белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Хәзерге вакытта кирәкле документлар әзерләнә, диде РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы журналистлар белән әңгәмә вакытында.

Моңа кадәр корнавирус белән авырганнан соң QR-кодлы сертификат алты ай гамәлдә иде.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голикованың коронавирус кичергән кешеләр сертификатларының гамәлдә булу вакытын озайту турындагы инициативасын хуплады.


Фикер өстәү