Мәскәүдә Шойгу Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга медаль тапшырды

Россия Оборона министры Сергей Шойгу Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медален тапшырды, диделәр Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.

Бүләкләрне шулай ук берничә төбәк һәм ведомство җитәкчеләре дә алды.

Бүген Мәскәүдә Шойгу җитәкчелегендә «РФ оборона өлкәсендә бурычларны хәл итүдә ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек системасы» дигән VII ведомствоара фәнни-гамәли конференция уза.

Конференциядә Татарстан Республикасыннан «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән стенд тәкъдим ителде.


Фикер өстәү