Минзәләдәге авиаһәлакәттә исән калган парашютчы Уфа хастаханәсендә үлгән

Минзәләдәге авиаһәлакәттә исән калган Уфа парашютчысы Вадим Фәхретдинов бүген 6нчы шәһәр клиник хастаханәсендә җан биргән, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Авиаһәлакәттә парашютчының ике урыннан умыртка баганасы, кабыргалары сынган, шулай ук баш мие җәрәхәтләнгән. Ир-ат озак вакыт Чаллы хастаханәсендә реанимациядә яткан, шуннан соң Уфада дәвалануын дәвам иткән.

Шушы көннәрдә ул тын алуы кыенлашуын сизгән һәм хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Кабырга сөяге үпкәсенә зыян китергән дип фаразлана. Табиблар аңа операция ясаган, ул уңышлы узган. Әмма хәле яхшыруга да карамастан, кан басымы кинәт төшкән һәм аны коткарып кала алмаганнар.

Бүген иртән аның йөрәге тибүдән туктаган. Спортчының коллегалары Вадимның гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыярга керешкән. Аның ике баласы (кечесенә – 1,5 яшь) ятим калган.


Фикер өстәү