Пандемия нәрсә белән үлчәнә?

Республика клиник хастаханәсе «таҗлы» чорда кислород куллануны алты тапкыр арттырган. Элегрәк тәүлегенә 1 тонна кислород файдаланганнар. Башкаланың 7 нче хастаханәсендә дә хәлләр шул чама – көненә 5–6 тонна кислород тотыла. Пандемиягә кадәр 500 кг булган. Хәлләрнең шәптән булмавын шушы саннар раслыйдыр кебек тә, тик…

«Кызыл зона»да депутатларны көтәләр. Билгеле, сырхау буларак түгел. Шушы көннәрдә Россиянең әйдәп баручы баш табиблары коронавирус белән көрәшкә бәйле сәясәткә каршы кешеләргә ачык хат-мөрәҗәгать белән чыкты. Адресатлар – эстраданың танылган шәхесләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм сәясәтчеләрнең күпчелеге – вакцина ясатуга, QR-код системасына каршы. Гомумән, коронавирус барлыгын инкарь итүчеләр дә бар. «Эш белән мәшгуль булсак та, сезне күпме кеше укыганын, караганын һәм тыңлаганын исәпкә алып, без сезне хастаханәләребезнең «кызыл зона»лары буенча йөртергә вакыт табарга әзер. Бәлки, шуннан соң фикерегез үзгәрер, кешеләр дә азрак үлә башламасмы. Көтеп калабыз!» – диелә мөрәҗәгатьтә.

Әлеге фикергә Татарстан табиблары да кушылды. Дәүләт Советы депутатлары Россия Хөкүмәтенең ил күләмендә җәмәгать урыннары һәм транспортта QR-код системасын кертү турындагы закон проектын хуплады. Каршы килүчеләр арасында ЛДПР, «Гадел Россия», КПРФ вәкилләре бар иде. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков «Реальное время» интернет-басмасына интервьюсында: «Каршы тавыш биргән һәркемне «кызыл зона»да эшләп карарга чакырачакбыз», – дигән.

Аның урынбасары Владимир Жаворонков белдергәнчә, медицина тармагы мондый «экскурсияләр» оештырырга әзер. Кем әйтмешли, чир барлыгы, вазгыять киеренкелегенә ышанмаучылардан «гаризалар» кабул ителә.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, әлегә вазгыять чикләү чараларыннан баш тартырга мөмкинлек бирми. Авыручыларның күп өлеше өлкәннәргә туры килә. Белгечләрне шул сагайта. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чир йоктыручылар күрсәткеченең 30 проценттан кимегәне юк. Үлем-китем очраклары да 4 мәртәбә артыграк.

Владимир Жаворонков исә алгы сафта булган медицина хезмәткәрләренең хәле турында сөйләде. Үзгәреш юк: алар әле дә алны-ялны белми эшли. «Авыр хезмәт» һәм «медицина хезмәткәре» синоним сүзләргә әйләнеп бара инде. Катлаулы шартларга түзә алмыйча эштән китүчеләр дә бар. Әйтик, эшкә яңа тотынучы яшь хезмәттәшләребез. Шуны аңласак иде: хәзерге шартларда хезмәткәрләрнең күп булуы кирәк. Казан мисалында карыйк: вакцина ясату пунктларына гына да, ким дигәндә, 28 табиб куярга кирәк», – диде министр урынбасары.

Вакцинаның чирдән тулысынча сакламавы турында без генә түгел, белгечләр дә күптәннән әйтеп килә. Әмма ул аяныч нәтиҗәләрдән саклый. Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, вакцина ясату түбән дәрәҗәдә булган илләрдә үлүчеләр саны югары. Әлегә республика буенча прививка кадаткан кешеләр саны 1995481не тәшкил итә. Кабат вакцина ясатучылар саны 66 меңнән артык.

 

Михаил Любимов, журналист:

– Джонатан Свифт: «Мышление никогда не излечит человека от неверного мнения, которое никогда не приобретается в результате мышления», – дигән. Ягъни антиваксерларның (вакцинациягә каршы кешеләр. – Ред.) аерым фикере – фикерләү процессы нәтиҗәсе түгел, ниндидер капма-каршы нәрсә ул. Бу – «ошый-ошамый» принцибы буенча барлыкка килгән, «прокат»ка гына алып торган фикер. Бернәрсә белмичә генә дөньяны аңлатып бирү өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый фикер белән көрәшү мөмкин дә түгелдер. Әгәр кеше нинди дә булса фикер төзү өчен бернинди дә көч куймаган икән, аның ниндидер дәлил яисә мәгълүматка игътибар итүен көтү – ахмаклык. Малевичның «Кара квадрат» картинасы бар бит әле. Гадәттә, аңа ике төрле реакция күзәтелә. Бер кеше аны сәнгать үрнәге дип таный, әмма популярлыгын аңламый. Тик аңлыйсы һәм асылына төшенәсе килә. Бу – бер реакция. Икенче берәү: «Моны ничек сәнгать дип атарга була соң?» – дияр һәм үзенең хаклыгына чынлап ышаныр. Әнә шул икенче кешене антиваксер дип санарга була. Андый кеше теләсә нинди фәнни белемне инкарь итәчәк. Ул «Кара квадрат»ның асылы турында кызыксынмаячак, ни өчен аның сәнгать үрнәге булуын, аның кешелек тарихындагы әһәмиятен аңларга теләмәячәк.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү