«Акчаң булса, бакча табу авыр түгел»: хосусый бакчаларга ихтыяҗ бармы?

Хосусый бакчалар саны арта бара. Бу исә аларга ихтыяҗ барлыгын күрсәтә. Мондый бакчага баланы йөртү өчен, аена уртача 15 мең сум түләргә кирәк. Белгечләр исә бакча сайлаганда, әти-әниләргә ашыкмаска киңәш итә. Бала язмышы белән уйнарга ярамый!

 Утыз дүрте теркәлгән, ә калганнары?

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга  караганда, 2021 ел башына республикада 34 дәүләтнеке булмаган мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшли. Аларның барысының да белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен дәүләт лицензиясе  бар.

– Әти-әниләргә рәсми рәвештә теркәлгән, закон нигезендә гамәлдә булган хосусый учреждениеләрне сайларга тәкъдим итәбез. Әлеге лицензия  бакча барлык таләпләргә туры килгән очракта гына бирелә. Димәк, тәрбиячеләрнең дә белемнәре  федераль белем бирү стандартларына туры килә. Муниципаль бакчалар кебек үк, хосусый оешмалар да Роспотребнадзор, Дәүләт янгын күзәтчелеге, Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм башка контроль оешмалары тарафыннан тикшерелергә тиеш. Лицензиясез эшләүче хосусый балалар бакчаларына килгәндә, алар ел саен ачыла. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында мондый учреждениеләрне теркәү каралмаган, – дип белдерделәр  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә.

«Ватаным Татарстан» газетасының «ВКонтакте» челтәрендәге сәхифәсендә  «Балаларыгызны хосусый бакчага йөртәсезме, әллә дәүләтнекенәме?» дигән сораштыру уздырган идек. Сораштыруда катнашучыларның  24 проценты – «әйе», 76 проценты  «юк» дип җавап биргән.

Акчаң булса, бакча табу авыр түгел.  Кайбер күпкатлы йортларда хәтта икешәр бакча ачканнар. «Экологик бакча» дип бәяне 30 мең сумга кадәр күтәрүчеләр бар. Гомумән алганда, барысы да әти-әниләргә сабыйларының сәләтен һәрьяклап үстерергә, тәмле ашатырга, саф һава сулатырга, сәламәтлеген кайгыртырга вәгъдә итә. Видеокүзәтү, аллергияле балаларга  аерым туклану дигән белдерүләр дә әти-әниләрне җәлеп итмичә калмыйдыр. Барлык мөмкинлекләр өчен ярты көнлек тәрбия 7–12 мең сумга төшәргә мөмкин. Озаграк тоткан саен күбрәк түләргә туры килә.

Эт баш, сыер аяк…

Хезмәттәшебез Динә Гыйлаҗиева, декрет ялыннан чыккач, улын хосусый бакчага биргән иде. Дәүләтнекенә чират җитмәгән, ә эшкә чыгарга кирәк. Эшкә якын булсын дип сайлаган  бакчаларның  икесе ике төрле фикер уяткан анда.

–  Зинин урамындагы  ике бакчаны белештек.  «Ветер перемен» дигәненә  шалтыраткач, теләсә кайсы вакытта килә аласыз, дигән сүз үк күңелгә шик керткән иде. Пандемия вакыты  бит. Ә монда балалар янына чит кеше кертәләр?! Бәлки, мин авырыймдыр?  Бик зур йорт. Кая керергә аптырап торасың. Күрсәтелгән язу буенча подвалда урнашкан бакчага үттек. Тар тәрәзәләр, бары утлар хисабына  гына яктылык ясарга тырышканнар. Тик башны авырттыра торган караңгылык бу. Аяз: «Кермим, куркам», – дип киреләнә башлады, – дип сөйли Динә Гыйлаҗиева. – Бөтен тормыш ике зур бүлмәгә сыйган. Берсендә  дәресләр оештырыла  дип аңладым. Шунда ук йоклар өчен киезләр өелгән. Бер почмагында уйныйлар да йоклар  вакыт җиткәч, киезләрне  тараталар. Караватлар юк. Икенчесендә – дәрес алып бара торган өстәл, уен зонасы, кухня. 12ләп бала бар иде. Кыскасы, эт баш, сыер аяк.  Бәясе 15 мең сум әле җитмәсә. Янгын булса, нишләргә? Әти-әниләр  балаларын ни йөрәкләре белән йөртәдер, белмим.  Боларны күргәч, шок хәлендә калдым. Заманча бакча идек, пандемия сәбәпле, вакытлыча күченергә туры килде, дип аңлаттылар. Әти-әниләр әйтүенчә, 4–5 айдан бирле берни үзгәрмәгән. Шартлар ошамагач, баш тарттык.

Икенче бакча – «Бемби-клаб» дигәнендә матурлык күрүгә, Аяз: «Бу – минем бакча», – дип  йөгереп кереп киткән. Татар тәрбиячесе булу да сабыйның игътибарын җәлеп иткән. Өйдә татарча сөйләшкәч, мондагы мохит бик якын тоелган. Монысына бакча белешергә теләгән әти-әниләрне бары сабыйлар өйләренә таралышкач кына кабул итәләр икән. Дәүләт бакчасындагы кебек шартлар тудырылган. Аллергияле балалар аерым туклана ала. «Эштә булганда, баланың ышанычлы кулларда булуы кирәк. Мин теләсә нинди  бакчага газиз баламны бирергә беркайчан да риза түгел. Йә әби-бабасына калдыру, йә ерак бакчага баруың хәерлерәк», – ди Динә.

Бизнес дип кенә карарга ярамый

Казандагы  «Яз» бакчасы мөдире Светлана Кучумова әнә шулай ди. Аның фикеренчә, хосусый бакчаны  акча эшләүнең бер ысулы дип уйлау – ялгыш фикер. Бизнес итеп күрсәң, нәтиҗәсе булмый, шуңа күрә ябылалар, ди.

– Кечерәк бакчалар ябыла. Теләсә кайсы  бизнестагы кебек кечерәк бакчаларга авыррак хәзер. Бу көннәрдә генә берничәсен яптылар. Беренчедән, әти-әниләрнең йөртергә акчасы юк. Икенчедән, алар зуррак  бакчаларга йөртергә тырышалар. Монда шартлар да икенче. Китереп кую гына түгел, белем һәм тәрбия бирү сыйфатына игътибар итәләр. Шул ук акчаны түлиләр бит. Кечерәкләрендә кайчак кыйммәтрәктер дә әле. Зур бакчаның мөмкинлеге дә күбрәк. Безгә 100 бала йөри. Быел күбрәк, узган ел әти-әниләре 2 яшьлек балаларын бик аз йөртте. Коронавирустан куркып, өйдә утырдылар. Эш булмагач, мөмкинлек тә юк. Быел теләүчеләр күп, буш урыннар да юк, – ди Светлана Кучумова.

Әти-әниләр бу бакчада айга 17 мең сум түли. Моңа туклану, дәресләр, түгәрәкләр – барысы да керә. Мөдир, киләчәктә аңлы, хәленнән килгән әти-әниләр балаларын мөстәкыйль системага  бирәчәк, дигән фикердә. Киләчәктә хосусый белем һәм тәрбия алучылар артачак.

– Безгә әти-әниләр балаларын татар телен  өйрәтү өчен китерә. Кызганыч, татар теленең торышы  начарлана бара.  Кайбер әти-әниләр балаларына татарча шигырь ятлатырга куркып тора. Андый  яшь әти-әниләрне ачуланам. Милләтнең киләчәге бит  алар. Телнең юкка чыгуы – бик куркыныч нәрсә. Без  әйтмәсәк,  тагын кем әйтер? Балаларның каннарында татарлык бар. Аларга татар мохитендә тәрбияләнү рәхәт. Бакчага бик тиз ияләшәләр, – ди Светлана Кучумова.

Маңкасы акса, бетте баш…

Хосусый бакчалар хәзер  Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә һәм авыл  җирлекләрендә дә бар.

– Җиде ел элек ачылган идек. Ике төркем булдырдык. Һәрберсенә унар бала йөри. Сабыйларны бер яшьтән үк кабул итә башлыйбыз. Эш вакыты – иртәнге  7дән кичке 6га кадәр. Әти-әниләр барысы да канәгать. Хосусый бакчаның уңай ягы – һәр балага да аерым игътибар, тик  әти-әниләр өчен бәяләр генә кыйммәтрәк. Бездә айга 12 мең сум түлиләр,  – диде  Чаллыдагы  «Непоседа» бакчасын оештыручы.

Наилә Ризванова хосусый бакчада тәрбияче булып эшләгән, хәзерге вакытта декрет ялында.

– Безнең бакча күпкатлы йортның беренче катында урнашкан иде.  Бар яктан да  тәртип иде. Тик хосусый бакчада әти-әниләр бар нәрсәгә бәйләнә. Без акча түлибез, диләр. Кич килгәч, баласының борыны юеш икәнен күрсәләр, тизрәк тавыш куптара башлыйлар. Без һәр дәрестән соң  әти-әниләргә балаларның  фото, видеоларны  җибәрә идек. Кагыйдәләр шундый. Әгәр  фотода бала еласа,  йөзен чытып төшсә, кәефе булмаса, әти-әни сиңа рәхмәт әйтмәячәк. Төркемдә иң күп дигәндә – 8 бала. Дәүләт бакчаларындагы кебек 25 бала түгел бит. Шуның кадәр булса, саташып бетәрсең. Кечкенә балаларны «памперс»та килеш китерәләр. Кулда күтәреп йөртә идем. Әти-әниләренә ияләшкән бит алар. Үз кыенлыклары бар инде. Беренче генә баласы булган әти-әниләр «бакчага җайлашу вакыты» дигәнне бөтенләй аңламый. Акча түләгәч, бала авырмаска тиеш дип уйлыйлар. Хет шунда 50 мең түләсәләр дә, маңка агу бетми инде ул. Хосусый бакчада күзәтү камералары булу да бик әйбәт. Балалар иминлеге мөһим, – ди Наилә  Ризванова.

Хосусый бакчалар кирәкме?

Энгель Фәттахов – Актаныш районы башлыгы, элеккеге Татарстан мәгариф һәм фән министры:

– Авылда да  бакчаларга алмаш булырга тиеш. Аның өчен  фанат җитәкче кирәк. Андый җитәкче бар, методикаларын белә, сабыйларның сәләтен ачарга булыша икән, нишләп хезмәтен файдаланмаска? Алар балаларны иртәрәк яшьтән дә ала әле. Бездә хосусый балалар бакчасы биш ел эшли инде. Мәҗбүри түгел, ирекле оештырылган әйбер. Әти-әниләр канәгать, дәгъвалар ишеткән юк. Бәясен төгәл әйтә алмыйм. Анда акчасы булган кеше генә бирә дип әйтмәс иде. Әти-әнине алдап булмый бит аны. Әгәр бәя кыйммәт яки белем һәм тәрбия бирү сыйфатсыз икән, ул анда баласын мәңге бирми. Лицензиясе булмаса, баланы якын китерергә дә ярамый. Бала язмышы, бала сәламәтлеге бит ул. Матди-техник ягы да, тәрбиячеләр әзерлеге дә – барысы да таләпләргә җавап бирергә тиеш. Бу бит – баланың иминлеге. Чит илләрдә күпчелек бакчалар хосусый. Бу – нормаль күренеш.

Юрий Прохоров, РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре берлегенең Татарстан оешмасы җитәкчесе:

– Лицензиясез эшләргә ярамый, андыйлар булса, ябарга кирәк. Тиешле документы булмаган мәгариф оешмалары арту – «соры базар» үсә дигән сүз. Лицензиясе булса, хосусый бакчаларга дәүләт ярдәме дә бирелә.  Бакчалар законлы рәвештә эшләргә тиеш. Ихтыяҗ булганда, эшләсеннәр.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү