Өлгермәдек! Рәзидә апа башта оныгын, аннан кызын югалтты

“ВТ”ның “Кайсыгызның кулы җылы?” сәхифәсендә Казанда яшәүче 31 яшьлек Юлия Сәләхетдиновага ярдәм кирәклеге, аның яман чир белән көрәшүе хакында язган идек. Газета дуслары ярдәме белән без 500 меңнән артык акча җыя алдык. Әмма чир яшәү теләгеннән көчлерәк булып чыкты. Кичә төнлә Юлия арабыздан китеп барды. Бу хакта безгә әнисе Рәзидә апа хәбәр итте.

– Безгә бик авыр. Бик өметләнгән идек. Карындагы сабыен югалтса да, кызым яшәр дидек. Булмады. Оныгым үзе янына әнисен дә алды, — ди Рәзидә апа.

Хәтерләсәгез, әнисе кызын коткарам дип фатирын да саткан иде. Тик бернишләп булмый. Ничек кенә тырышсак та, Юлияне коткара алмадык. Әнисе һәм апасының, иренең авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү