Күзләрне ял иттерү өчен КҮНЕГҮЛӘР

Көн буе компьютер каршында эшләүчеләр һәм телефоннарын кулларыннан төшермәүчеләргә күзне ял иттерү буенча түбәндәге күнегүләр файдага булыр.

  1. Сездән 20 метр чамасы ераклыктагы берәр әйбергә 20 секунд буе текәлеп карап торыгыз.
  2. Күзләрегезне йомыгыз һәм башта сәгать теле уңаена 4 тапкыр, аннары сәгать теле йөрешенә каршы 4 тапкыр әйләндерегез.
  3. Күзләрегезне йомган килеш аска һәм өскә карагандай итегез.
  4. 30 секунд чамасы күзегезне еш-еш ачып һәм йомып алыгыз.

Фикер өстәү