Инвалидларга кышка махсус аяк киеме биреләчәкме?

Сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм. Мин – II төркем инвалид, дүрт мәртәбә инсульт кичердем, шикәр чиреннән интегәм. Шуңа күрә махсус аяк киеме бирелә иде. 2021 елга кышкы аяк киеме булмаска мөмкин диделәр, сатып алырга кушалар. Җәйге аяк киеме була, кышкысы юк, диләр.

Солтания Лямбушева. Яшел Үзән районы Әйшә авылы

Татарстан Социаль иминият фондының матбугат үзәге хезмәткәре Ләйсән Җаббарова:

– Солтания Лямбушева махсус кышкы аяк киеме алучылар исемлегенә кертелмәгән. Без аның үтенечен язып алдык, әлеге хезмәттән баш тартучылар булган очракта, ул әлеге исемлеккә кертеләчәк. Икенче юл да бар. Ул аяк киемен үзе сатып ала һәм компенсация сората ала. Ләкин бу очракта аяк киеме чегында аның ортопедия аяк киеме булуы күрсәтелгән булуы мөһим. Нәкъ менә ортопедия аяк киеме дип искәртелгән чек буенча акчаны кире кайтарып була. Миңа калса, Солтания апа очрагында аяк киемен сатып алып, акчасын кире кайтару отышлырак булачак.


Фикер өстәү