Россиядә коронавируска күмәк иммунитет дәрәҗәсе 51,1 процентка җиткән

Россиядә Covid-19 коронавирусына коллектив иммунитет дәрәҗәсе 51,8 процентка җиткән. Бу федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренә.

Коронавирустан прививканы вакцинаның беренче компоненты белән илнең 69 486 166 кешесе ясаткан. Икенче компонентны 60 795 702 россияле алган.

Элегрәк РФ вице-премьеры Татьяна Голикова пандемиягә каршы көрәш өчен Россия халкының кимендә 80 проценты вакцина алырга кирәклеген белдергән иде.

РФ Президенты Владимир Путин, Covid-19 инфекциясе белән авыручылар санын киметү өчен, хәзерге эпидемиологик вазгыятьтә вакцинация темпларын арттырырга кирәклеген берничә тапкыр искәртте. Күптән түгел Владимир Путин ревакцинация узганын һәм коронавирустан назаль препарат сынауларында катнашуын хәбәр итте.


Фикер өстәү