Тәрәзә юа торган сыекча җитештерүченең иреге чикләнмәячәк

Бүген Казанның Совет районы суды тәрәзә юа торган сыекча (15 студент шуны эчеп агуланган иде) җитештерелә торган цех хуҗасы өчен чик кую чарасын сайламады. Ул Түбән Камада туып үскән 26 яшьлек Андрей Сорожкин булып чыкты.

Тикшерүчеләр судтан 2022 елның 16 гыйнварына кадәр Сорожкинга кичке уннан соң өеннән чыгарга, шулай ук эшнең башка фигурантлары – шаһитлар һәм зыян күрүчеләр белән аралашырга рөхсәт итмәвен сорады. Прокуратура үтенечне хуплады. Шулай да суд аңа карата чик кую чарасын сайламаска булды.

«Үземнең заводта, метил спиртын законсыз рәвештә файдаланып, кышын катмый торган сыекча җитештерүемне таныйм. Сәламәтлек өчен куркыныч булганлыктан, метил спиртын кулланырга ярамый, әмма аны файдалану күпкә отышлы да, арзанга да төшә», дип язган Андрей Сорожкин үзенең күрсәтмәсендә (аны судья укыды).

Адвокатлар эш материалларында студентларның Сорожкин цехында җитештерелгән нәкъ менә шул сыекча белән агулануына турыдан-туры дәлилләр булмавына игътибар юнәлтте.

Тикшерүче, моңа җавап итеп, тиешле экспертиза инде билгеләнүе, әмма аның нәтиҗәләре әле әзер булмавы хакында белдерде. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Сорожкинның гаебе шаһитларның күрсәтмәләре белән раслана, әмма алар эш материалларында шулай ук юк булып чыкты.

Судья Сорожкинның иреген чикләү өчен дәлилләр җитәрлек түгел дип тапты. Аңа карата чик кую чарасын сайламадылар, шулай да ир-ат аны тоткарлаган вакыттан алып 48 сәгать үткәнче сак астында калачак.


Фикер өстәү