10 яшьлек бала түрәләр кирәкле даруны вакытында сатып алмаганлыктан үлгән

Мәскәүдә түрәләр белән озакка сузылган суд аркасында Түбән Новгородтан 10 яшьлек кыз үлгән. Бу хакта «Кислород» хәйрия фонды директоры Майя Сонина үзенең Facebook ында хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, балада өч яшендә сулыш системасы авыруын ачыклаганнар. Аның үпкәләрендә сулыш алу өчен куркыныч бактериаль флора формалашкан. Мондый авыру муковисцидоз дип атала. Кызны «Трикафт» дигән дару тулысынча дәвалый алган, ләкин аның бәясе бик кыйммәт һәм Россиядә ул сатылмый. Шуңа күрә авыру кызның әнисе бер ел элек препаратны дәүләт акчасына алу өчен түрәләр белән судлаша башлаган.

Сентябрьдә суд даруны дәүләт акчасына алу турындагы дәгъваны канәгатьләндергән. Әмма Түбән Новгородның сәламәтлек саклау департаменты, Сонина сүзләренчә, төбәк бюджеты бу елга тәмамланды, дигән сәбәп белән вакытны сузган һәм препарат 2022 елның февралендә бирергә вәгъдә иткән.

Бала 26 ноябрь көнне үлгән.


Фикер өстәү