«Элеккеге вакытлар дип әйтә торган да түгел»: мал тотучыларда сугым чоры башлана

Иткә ихтыяҗ зур

Быел терлек азыгы бәяләре кыйммәт булгач, ит бәяләре дә артты. Мал тотучылар саны да кимегәч, иткә ихтыяҗ аеруча зур.

Чүпрәле районының Иске Чокалы авылында яшәүче Илдар Усманов та шундый ук фикердә тора. Аның әйтүенчә, халык малларны быел шактый киметкән. Файдасын күрмиләр, ди. Хәер, авылда хәзер сугымга йөрүчесе дә юк, дип әйтерлек.

– Элек алтышар-җидешәр баш мал тотучылар хәзер бер-икегә генә калдырды. Башкача булмый да. Без үзебез дә киметтек. Иптәшемнең аяклары авырта башлады да, терлекләрне азайтырга мәҗбүр булдык. Мине авылдашлар: «Син чалган малның итне тәмле була», – дип, сугымга еш чакыра. Акча өчен йөрмим. Эш беткәч, чәй эчеп чыгабыз. Дөрес, 1 мең сум бирүчеләр дә бар. Анысын да кыенсынып кына алам. Авылда бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк инде ул. Тиздән өмәләргә йөрүчеләр бөтенләй калмаска мөмкин, – ди Илдар Усманов.

Бәяләргә килгәндә, әле берничә ай элек кенә 280–300 сум булган ит бәяләре бүген 350 сумга күтәрелгән.

– Әле күптән түгел генә Пенза якларына барып чыккан идек. Анда итнең бер килограммын 500 сумнан саталар икән. Терлек асраучылар безгә караганда да азрак, ахры. Элек халык декабрь суыкларын көтеп тора торган иде. Хәзер һәр кешедә зур суыткычлар бар. Шуңа күрә элеккеге сугым чоры дип әйтә торган да түгел. Җәен дә, көзен дә эшкәртәләр. Хәтта кош-кортның да кем кайчан тели, шунда эшен бетерә, – ди ул.

Кукмара районының Бакчасарай авылында да акрынлап сугым чоры башланган. Чулпан Һадиева әйтүенчә, ит бәяләре 340 сумнан башлап 360 сумга кадәр җитә. Шулай да районда уртача бәя – 350 сум.

– Гадәттә, күрше-тирә авыллар белән сөйләшеп, бер тирә бәяне куябыз. Үзебез малның ал санын – 340 сумга, арт санын 360 сумга биреп җибәрдек, – диде ул.

Аксубай районының Иске Кыязлы авылы фермеры Әлфирә Шакирова сүзләренә караганда, авылларда күңелле мәшәкатьләр чоры. Кемдәдер каз өмәләре гөрли, кемдер малларын эшкәртә.

– Быел сыерларын бетерүчеләр тагын да артты шикелле, – ди ул. – Кемдер мал асрауның файдасын күрми, кемдер өлкәнәйде. Терлекнең алгы боты – 340 сумнан, арткысы 350 сумнан йөри. Без үзебез үстергән терлекләрнең итләрен эшкәртәбез. Бер ел элек кооператив булдырып, цех ачкан идек. Ярымфабрикатлар эшләп сатабыз. Авылда да сорау бик зур. Вак кына итеп бөккән пилмәннәр, манты, тефтели, фрикаделькаларны бик теләп алалар. Авылдашлар шәһәрдә яшәүче балаларына унбишәр килограмм пилмән, голубцылар алып җибәрәләр. Шуңа күрә бездә иткә урын табылып кына тора. Малларны да күпләп асрыйбыз. Авырлыгы булса да, эшләр уң баргач, күңел биреп эшлибез.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү