Табибны да, бакчачыны да коткара: «Казаноргсинтез» дәрәҗәле премиягә лаек булган

«Кызыл зона»да эшләүче табибларны мәкерле вирустан саклаучы пластмасс битлек, машина фаралары, теплица… «Казаноргсинтез» оешмасында поликарбонаттан  җитештерелгән продукциянең кайберләре генә әле бу. Бүген «Казаноргсинтез» Россиядә полимерларның әлеге төрен җитештергән бердәнбер оешма санала. Җитештерү генә түгел, биредә аны табигатькә зыян китермәслек итеп эшли дә беләләр.

Кечкенә дә төш кенә

Берничә көн элек «Казаноргсинтез» әлеге уникаль эшчәнлеге өчен хөкүмәтнең фән һәм техника тармагындагы дәрәҗәле премиясенә лаек булды. Поликарбонатларны экологик яктан чиста ысул белән җитештергән өчен оешмага 2 миллион сум акча биреләчәк. Ил күләмендә танылу алган поликарбонатлар җитештерү эшенең асылы белән «ВТ» хәбәрчесе дә танышып кайтты.

Заводларга хас шау-шулы зур бинага атлыйбыз. Биредә әзер продукция зур-зур капчык-капларга тутырыла, яхшылап ябыла да саклауга озатыла. Поликарбонат зурлыгы буенча борчакны хәтерләткән үтә күренмәле вак шарчыклардан гыйбарәт. Икенче катта басып торган ир-ат биек автомат җиһаз авызына зур-зур капчыкларны кертеп тора. Автомат машина анда вак поликарбонат кисәкчекләрен тутырып бетергәч, үзйөрешле тасма аны бер рәткә илтеп тезә бара. Соңрак махсус машина капчыкларны саклауга озата.

«Казаноргсинтез» оешмасындагы поликарбонатлар заводының баш инженеры Айдар Вәлитов сүзләренә караганда, поликарбонат, кечкенә булса да, төш кенә икән. «Ул җитештерүдә гранула рәвешендә кулланылган үтә күренмәле, каты полимер пластиктан гыйбарәт. Поликарбонат нык, җиңел, салкынга да чыдам, озак хезмәт итәргә сәләтле», – ди белгеч. Шушы сыйфатлары аркасында бүген ул авыл хуҗалыгы, төзелеш тармакларында, теплицалар ясаганда да кулланыла. Хәтта «кызыл зона»да эшләгән табибларны мәкерле вирустан саклаучы пластик битлекләр дә шушы поликарбонаттан ясала икән. «Поликарбонат пыялага да бик яхшы алмаш булып тора. Ул аның белән чагыштырганда 250 тапкыр ныграк, 2,5 тапкыр җиңелрәк», – ди Айдар Вәлитов. Көндәлек тормышта кулыбыздан төшмәгән кесә телефоны, планшет, ноутбук кебек гаджетлар, көнкүреш техникасы өчен дә без поликарбонатка рәхмәтле булырга тиеш.

Үзе кирәкле, үзе чиста

«Казаноргсинтез» оешмасы поликарбонатлар җитештерүгә 2008 елда кереште. Җитештергән продукция күләмен арттыру өчен өч ел элек биредә яңарту эшләре башланды. Хәзерге вакытта заводта 415 кеше хезмәт куя. Татарстандагы поликарбонатлар заводы бүген Россия һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре территориясендә әлеге төр продукцияне җитештерүче бердәнбер завод санала. Биредә җитештерелгән поликарбонат хәтта Европа илләренә дә озатыла.

Оешма белгечләре бу очракта ике куянның койрыгын берьюлы тоткан. Бер яктан, «Казаноргсинтез» бүген дөнья күләмендә ихтыяҗ зур булган һәм башка илләр өчен шактый яңалык саналган үзгә продукт җитештерүгә күчкән. Икенче яктан, аны әйләнә-тирәлеккә, табигатькә зыян салмаслык итеп эшләү юлын тапканнар.

– Бүген дөнья күләмендә поликарбонатлар җитештерүнең ике ысулы билгеле. Аның берсен кулланганда фосфоген дигән зарарлы матдә бүленеп чыга. Ул кешеләр өчен дә, әйләнә-тирәлек өчен дә зур куркыныч тудыра. Өстәвенә аны кулланганда агып җыела торган су да күп чыга. Бездәге җитештерү барышында фосфоген дигән зарарлы матдә бүленеп чыкмый. Һаваны углекислый газ да пычратмый. Ул бездә, киресенчә, чимал буларак кулланыла, – ди «Казаноргсинтез»ның поликарбонатлар заводы директоры Андрей Пресняков.

Баштарак поликарбонат заводы елына 65 мең тонна продукция җитештерәчәк дип планлаштырылган булса, хәзер бу күрсәткечне 90 мең тоннага җиткергәннәр. Киләсе елга исә 100 мең тонна поликарбонат җитештерергә планлаштыралар. Моннан тыш, яңарту эшләре барышында заводта электр куллануны, һавага бүленеп чыккан калдыклар күләмен дә киметү күздә тотыла.

Уртак хезмәт җимеше

Хөкүмәтнең дәрәҗәле премиясенә ия булу исә бу максатларны чынга ашырырга, тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә зур этәргеч бирәчәк, дип ышана завод белгечләре. «Бу хәбәрне ишеткәч, бик шатландык. Көтелмәгән хәл булды», – ди  Андрей Пресняков. Соңгы арада заводта поликарбонатлар җитештерү, ассортиментны арттыру, аларның куллану даирәсен киңәйтү юнәлешендә бик зур фәнни-техник эш алып барылган. Җитештерүне экологик яктан чиста башкару юлларын да эзләгәннәр. Хөкүмәт премиясен алу өчен тәкъдим ителгән эш нигезендә дә әнә шуның нәтиҗәләре урын алган.

– Әлеге хезмәткә өлеш керткән авторларның гына түгел, шушы эшнең чишмә башында торган «Таиф» акционерлык оешмасы җитәкчелегенең дә җиңүе бу. «Казаноргсинтез» мәйданчыгында дөнья күләмендә киң таралу тәҗрибәсе булмаган нәкъ менә шушы җитештерү төрен йөрәксенеп башлап җибәрүләре игътибарга лаек. Бу җиңүгә заводта хезмәт куючы барлык эшчеләрнең дә өлеше керде, – ди оешманың баш инженер урынбасары Дамир Сафин.

«Казаноргсинтез» оешмасы 2022 елны яңа максат, үрләргә илһамландырган әнә шундый уртак, зур җиңү белән каршылый.

Хәзерге вакытта поликарбонатлар куллану базары иң тиз үсеш ала торган юнәлешләрнең берсе санала. Якын киләчәктә дөнья күләмендә аларны куллану дәрәҗәсе елына 6 миллион тоннага җитәр дип фаразлана. Узган ел Россиядә генә дә елына 100 мең тонна поликарбонат файдаланылган.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү