Татарстанда 3 баласына алимент түләмәгән ирне төрмәгә утыртканнар

Әгерҗе районында алимент түләмәгән 46 яшьлек ир төрмәдә утырачак. Суд аны балаларына 390 мең сум күләмендә бурычын түләмәүдә гаепле дип таныган. Бу хакта Татарстан  прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул 2019 елның августыннан берсеннән-берсе кечкенә өч баласына ай саен алимент түләргә тиеш булган. Әмма үзенең бурычын үтәмәгән. Шулай итеп, алимент буенча 390 мең сумнан артык бурычы җыелган. Ул моңа кадәр дә административ, җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Ир үзенең гаебен тулысынча таныган. Суд аны 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән.


Фикер өстәү