Табиблар: Пандемия аркасында балалар имгәнә

Көчләрен кая куярга белмиләр! Пандемия аркасында балалар арасында имгәнү, җәрәхәтләнү очраклары арткан. Һәрхәлдә табиблар шулай ди. Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Руслан Хәсәнов сүзләренә караганда, бүген аларга тәүлегенә 200ләп баланы алып киләләр икән. Шуларның кырыкка якыны стационарга салына.

Түзәргә ярамый

«Соңгы бер-ике елда бездә балалар арасында җәрәхәтләнү, имгәнү очраклары бик нык артты. Бу аңлашыла да. Күңел ачу өчен оештырылган барлык махсус мәйданчыклар да ябык. Балалар көчләрен кая куярга белми аптырый. Кирәкмәгән җиргә менәләр, ярамаганны эшлиләр», – диде табиб матбугат очрашуында. Әле шушы көннәрдә генә хастаханәгә өстенә телевизор ауган бер кызны алып килгәннәр. Баланың баш мие селкенгән, күкрәк читлеге җәрәхәтләнгән. «Балаларны бер мизгелгә дә игътибарсыз калдырырга ярамый. Аларның энергиясе күп, ата-аналар шуны истән чыгармасын иде», – ди Руслан Хәсәнов.

Белгеч фикеречә, кыш көне балалар арасында иң еш күзәтелә торган имгәнү, җәрәхәтләнү очраклары да, нигездә, ата-аналарның игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга. Кыш башланырга да өлгермәде, травматология бүлегенә тау чаңгысы базасында ял иткәндә имгәнгән балаларны китерә башлаганнар. Күбесенең оча, бот, тубык сөякләре сынган. «Бүген ата-ана тормыш куа. Шуңа күрә балага еш кына тиешле игътибар бирелми. Бүген балага кайда ничек йөрергә кирәклеген аңлатып торучы да юк», – ди Руслан Хәсәнов.

Елның-елында табиблар иң куркыныч күңел ачу чарасы дип атаган «ватрушка»да шуу сезоны башлангач, балалар арасында имгәнүчеләр саны тагын да артырга мөмкин дип борчыла белгечләр. Узган елларда шушы куркыныч җайланма аркасында үлем-китем белән тәмамланган аянычлы очраклар да күзәтелде. «Анда шуганда бала ныклап тотына алмый. Шуңа күрә “ватрушка”да шуу еш кына баланың оча, муен сөяге җәрәхәтләнү белән тәмамлана. Үлем-китемгә китергән очраклар да булды. Чана белән азмы-күпме идарә итеп була әле. Аны аяк белән туктатып калырга да, кирәк икән, янга аварга да мөмкин. Шуңа күрә «ватрушка»да махсус җайлаштырылган урыннарда гына шуарга кирәк», – ди Руслан Хәсәнов.

Табиб балалар арасындагы имгәнү очракларын катлауландырган тагын бер җитди сәбәпне атый. Ул да булса, балаларның имгәнгән очракта да кай җире авыртуын әйтмәве. Зарланмагач, ата-ана да аны-моны абайламыйча кала. «Әгәр бала белән урамнан кергәч, ул авыртудан зарланса, хәле бер сәгатьтән соң да рәтләнмәсә, имгәнгән урында кара көйгән тап пәйда булса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бала үзенә хас булмаганча йокымсырап йөрсә, нейрохирургка баруыгыз хәерле. Сабыйның баш мие селкенгән булырга мөмкин», – ди белгеч.

Аяк киемендә дә хикмәт

Кышкы чорда өлкәннәр арасында иң еш күзәтелгән җәрәхәтләнү очраклары дип белгечләр умрау һәм бот сөяге сынуны атый. Травматология бүлегенә килеп ирешкән барлык мөрәҗәгатьләрнең 10–15 проценты нәкъ менә шуларга туры килә. 7 номерлы шәһәр хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Альберт Галимов сүзләренә караганда, мондый имгәнүләр иң катлаулылардан санала. Алардан соң тернәкләнеп аякка басу өчен дә шактый вакыт таләп ителә. Соңгы арада республика халкы, нигездә, бозлавыкта таеп егылып имгәнә башлаган.

Кышкы чорда егылудан саклану өчен, иң беренче чиратта, таймый торган, нык табанлы аяк киеменнән йөрергә киңәш итә Альберт Галимов. Карлы-бозлы юлдан атлап йөрүнең дә рәте бар. «Кыш көне ашыкмыйча, вак-вак атлап йөрүдән дә яхшысы юк. Аяклар бераз бөгелә төшсә яхшырак», – ди. Үзе кышкы күңел ачу төрләреннән чаңгы шууны үз итә икән. Чаңгыда таудан төшкәндә, карның тыгызлыгына карап, төрле алымнар кулланып хәрәкәтләнергә киңәш итә. «Тимераякта шуганда да мөгез чыгарырга кирәкми. Өлкәннәр дә, балалар да түгәрәк буйлап бөтен куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап хәрәкәт итәргә тиеш», – ди ул.

Белгечләр умыртка баганасына да игътибарлы булырга өнди. Бу очракта умыртка баганасы сыну турында сүз бара. Руслан Хәсәнов сүзләренә караганда, кеше үзенең умыртка баганасы сынганны белмичә дә йөрергә мөмкин. Балаларда ул башта авыртып торып, аннан авырту кисәк кенә юкка чыгарга да мөмкин. Бер-ике атнадан сынган умыртка баганасы үзен кабат сиздерәчәк. Шуңа күрә белгечләр, умыртка баганасы тирәсендә авырту сизүгә, сулыш алуга игътибар итәргә куша. Сулыш алу кыенлашса, шикләнергә җирлек бар.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү