«Ансат» нинди бурычларны үти?

«Тимер кош»лар үзләре генә оча алмый. Аларга да кеше ярдәме кирәк. Казан вертолет заводында очкычларга ничек җан өрергә икәнен беләләр. 22 ел элек күккә күтәрелгән «Ансат»ны гына алыйк. Үз заманы өчен яңалыкпроект булган очкыч хәзер нинди бурычларны үти? Заводның эчке кухнясы белән танышып, очкычларның күккә күтәрелгән чагын без дә күреп кайттык.

Чишмә башы

Казан вертолет заводында дүрт дистә ел генераль директор вазыйфасын башкарган, хәзерге вакытта Директорлар советы җитәкчесе киңәшчесе Александр Лаврентьев «Ансат» турында, хыялларны тормышка ашырган чор турында сәгатьләр буе сөйли ала. Киеренке чор булган шул. Тәвәккәллек әҗерен исә хәзер күрәләр.

– 1990 нчы елларда планлы икътисадтан базар икътисадына күчеш булды. 1994 елда завод эшчәнлеге туктады диярлек. Заказ да юк, экспорт та. Алга таба ничек яшәргә, нәрсә эшләргә? Шул сорау алдында калдык, – дип искә төшерә Александр Лаврентьев.

1993 елда Казан вертолет заводы белгечләре ихтыяҗ даирәсен анализлап, предприятиенең уңышлы үсеше максатыннан Россия өчен дә, чит илләр өчен дә кирәкле булган яңа җиңел вертолет җитештерүне башлап җибәрергә дигән нәтиҗәгә килә. Бу вакытка заводның Ми-8 (Ми-17) вертолетларын серияләп җитештерү буенча шактый тәҗрибәсе була инде. 13 апрельдә «Ансат»ны барлыкка китергән Иҗтимагый конструкторлык үзәген оештыру турында беркетмәне имзалыйлар. «Ансат» проектын тормышка ашыру заводның Ми-17 вертолетын сатудан кергән үз акчасы хисабына башкарыла.

– Көнчыгыш тәҗрибәсенә дә игътибар иттек. Үзебезнең менталитетны да, завод системасын да үзгәртергә, яңа технологияләргә өйрәнергә туры килде, – ди Александр Лаврентьев. – Теоретик һәм гамәли тикшеренүләр белән безгә Казан авиация институты галимнәре бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте.

Беренче имтихан

Әйтүе генә ансат. «Ансат»ны күккә күтәрү җиңелләрдән булмый. Тәүге «Ансат»ны сынаган беренче класслы очучы-сынаучы Виктор Русецкий ул көнне бик яхшы хәтерли.

– 1999 елның 17 августы иде ул. Шушы ук аэродромда беренче очыш булды. Тыныч булырга тырыштым. Кушылганны үтәдем. Вертолетны җирдән күтәрдем. Эчемдә ниләр булгандыр… Барысы да җитди иде. Билгесезлек белән очрашканда сезнең кичерешләр нинди булыр иде икән? Менә миндә дә шулай ук булды инде. Әмма очучы  борчылырга тиеш түгел. Юкса, куллар, аяклар калтыраячак, – ди Виктор Русецкий. – Барысы да уңышлы узды. Күпме «Ансат» җитештерделәр инде хәзер. Бөтен ил шул очкычларда оча. Зарланганнары юк бит?!

Александр Лаврентьев та аны мактап туя алмый. Виктор Русецкийны ул «Ансат»ка юл фатихасы биргән кеше дип саный.

– Бу кеше вертолетны күккә күтәргән кеше генә түгел. Ул – аны очарга өйрәткән шәхес! – ди ул очучы турында. – Мондый кешеләр геройга тиң. Андыйлар турында күбрәк сөйләргә кирәк.

Ә очучы-сынаучы:

– Бу очкычларның кабинасына күпме менеп, күпме төшкәнмендер инде мин. Һәрвакыт беренче тапкыр утырган кебек, – дип елмая.

Үзенчәлеге нидә?

«Ансат» проекты җитәкчесе, Александр Лаврентьев белән берлектә, Казан вертолет заводы генераль директоры урынбасары Валерий Карташёв та була. Ул берничә фәнни-тикшеренү институты белән бергә дөньядагы гражданнар һәм хәрби авиация торышын анализлап, җитештерү, нигездә, җиңел вертолетларга корылган булуын ачыклый.

–  Кайчандыр: «Эш эшләсәң, синең өчен төп бүләк  ул – шатлык һәм канәгатьләнү хисе», –  дигән сүзләрне укыган идем. Миндә канәгатьләнү хисе бар, – ди ул хәзер тормышка ашкан проекты турында. – «Ансат»ның беренче очышы булган көнне хәтерлим. Бар кешедән читтә басып тора идем. Проект җитәкчесе буларак, миңа аеруча куркыныч иде. Бераз шүрләтте. Очучы үз эшен тиешенчә башкарды.

Очкычның баш конструкторы итеп Алексей Степанов билгеләнә. Кызганыч, ул инде хәзер исән түгел. Аның ул чордагы урынбасары, техник фәннәр докторы Владимир Шувалов «Ансат»ның үзенчәлекләре, очкыч алдында торган бурычлар турында менә нәрсә сөйләде:

– Баштан ук «Ансат» күпмаксатлы очкыч буларак җыелырга, киләчәктә аны җиңел генә заманчалаштыру да мөмкин булырга тиеш иде. Аңа кадәр чыккан вертолетлардан аермалары да бар. Иң төп үзенчәлеге – тупсасыз канатлы булуы (бесшарнирный несущий винт. – Ред.). «Ансат» яңа методика, яңа технологияләр таләп итте. 2004 елдан башлап сатуга чыккан очкычка карата бернинди зарланулар юк. Тагын бер үзенчәлеге – шасси. Башка вертолетларның шассие көпчәкле булса, монда ул буйлы (полозковое шасси. – Ред.). Моңа кадәр андый шассины булдыру турында фәнни методика да юк иде. Анысын да үзебезгә булдырырга туры килде. Бу бик җитди, фәнни эш булды. «Ансат»та электр ярдәмендә читтән идарә итү системасы куелган. Бу әле аның кайбер үзлекләре генә. Минемчә, беренче коймагыбыз төерле булмады. Мин «бала»быз белән горурланам.

«Ансат»ка багышланган гомер

Ринат Вәлиуллин заводта очу аппаратларының слесарь-җыючысы булып эшли. Гомеренең 55 елын предприятиегә багышлаган ул. Әти-әнисе дә – завод хезмәткәрләре. Армиягә кадәр дә, армиядән соң да шушында туктаусыз эшли ул. Хатыны да биредә эшләгән, хәзер инде пенсиядә. Уллары Артур да заводтан ерак китмәгән, әтисе белән бер бригадада эшли.

– Без хәзер күбрәк остаз урынында, – ди завод эшчесе тыйнак кына. – Безнең арттфан килүчеләр булгач, әйбәт инде. Өйрәтә алганны өйрәтәбез, киңәш бирәбез. Яшьләргә остаз була алуыбызга куанабыз гына. Алмаш бар, эшләүчеләр булачак, димәк.

Үз куллары белән ничә «Ансат», гомумән, күпме очкыч җыйганын төгәл генә әйтә алмый Ринат Вәлиуллин. Кирәк дип тә тапмый. «Сан артыннан куу – минем эш түгел. Күп җыйдым дип кенә әйтәм», – ди. Башлангыч чорда «Ансат»ның җитешсезлекләре күп була. Эшли-эшли аларны юк итеп, очкычны камилләштергәннәр.

– «Ансат» Россия авиациясендә киң кулланыла. Күпмаксатлы ул. Медицина өчен дә, янгын сүндерү хезмәте, кешеләрне коткару өчен дә кирәкле очкыч. «Ансат»ка ихтыяҗ бар, – ди завод эшчесе.

Ринат Вәлиуллин заводта җыелган очкычлар белән дөньяның төрле почмакларын гизә. «Моннан сатып алалар да, чит илдә җыеп бетерә идек. Эфиопия, Әфганстан, Һиндстан, Монголия, Гыйрак кебек илләрдә булырга туры килде», – дип искә ала ул.

 Белешмә өчен

Ноябрь башында Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин фән һәм техника өлкәсендә хөкүмәтнең махсус премиясен тапшыру турында боерыкны имзалады. Әлеге премия ел саен бирелә. Аның күләме – 2 млн сум. Быел мактаулы исемлеккә республиканың ике сәнәгать коллективы да керде. Болар – Казан «Оргсинтез»ы һәм Казан вертолет заводы. Вертолет заводы премиягә «Ансат» вертолеты өчен лаек булды.

«Ансат» – икедвигательле күпмаксатлы җиңел вертолет. Аның конструкциясе очкычны тиз арада йөк ташу өчен дә, пассажирлар йөртү өчен дә үзгәртеп корырга мөмкинлек бирә.

Сан

2016 елдан башлап завод медицина тармагы өчен 40 «Ансат» җитештергән. 2020 елда шулар ярдәмендә 5 меңләп сырхауны эвакуацияләгәннәр.

Чулпан Гарифуллина

 

 

 

 


Фикер өстәү