Владимир Путин вакцинация темпларын контрольдә тотарга кушкан

Кремль порталында 10 ноябрьдә Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгының йөкләмәләр исемлеге чыкты. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы юнәлтелгән чикләү чараларын вакытында кертүне һәм үтәүне шәхси контрольгә алырга», диелгән документта.

Шулай ук инфекциягә каршы халыкны вакцинацияләү темпларын арттыруны төбәкнең югары вазифаи затлары шәхси контрольгә алырга тиеш.

Анда йөкләмәләрне үтәү буенча җаваплы итеп төбәк башлыклары билгеләнүе турында да әйтелгән.

Бу йөкләмәне үтәү срогы 30 ноябрьгә кадәр һәм алга таба ай саен билгеләнгән.

Владимир Путин элегрәк тә губернаторларга төбәкләрдә коронавирус таралу вазгыятен мөстәкыйль бәяләү һәм вакытында кирәкле чаралар кабул итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.


Фикер өстәү