Казанда вакцинация ясатучылар саны 71 процентка җиткән

Казанда яшәүче олы яшьтәге кешеләр арасында коронавируска каршы прививканың беренче компонентын ясатучылар саны 71 процентка җиткән.

«Шәһәрдә яшәүче 691 980 кеше вакцинация узган. Искәртәм, Казанда 18 яшьтән өлкәнрәк 977 056 кеше яши. Халыкның 71 проценты прививканың бер компонентын ясаткан, 590 675 кеше тулысынча вакцинация узган», –  дип сөйләгән мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе»дә Татарстан Сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков.

Хәзер табибларны коронавирустан вакцинация белән бәйле төрле факторлар борчый, дигән министр урынбасары. Аларның берсе – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең вакцинация узу дәрәҗәсе җитәрлек түгел. Икенчесе, Казанда өлкән яшьтәгеләрнең күбесе вакцинациянең тулы курсын алты айдан артык элек узган.

«Бүген гражданнарның бу категориясе вакцинация узмаганнар белән бер рәттән чир йоктырырга мөмкин. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 2 720 кеше генә кабат вакцинация узган. Искәртәбез, коронавирустан үлем очракларының күбесе өлкән яшьтәгеләргә туры килә. Үз сәламәтлегегезне куркыныч астына куймаска һәм ревакцинация ясатырга өндим», – дигән Владимир Жаворонков.


Фикер өстәү