Рөстәм Миңнеханов Татарстан байрагы көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләрне  республика байрагы көне уңаеннан Инстаграмда  котлады. Ул анда республика символикасына багышланган видео урнаштырган.

Видеода байракның туган көне (1991 елның 29 ноябре), авторы Тавил Хаҗиәхмәтов, триколор символикасы һәм башка кызыклы фактлар турында турында сөйлиләр.

Сүз уңаеннан, бүген бәйрәм хөрмәтенә Казан телебашнясы Татарстан байрагы төсенә керәчәк.


Фикер өстәү