Синоптиклар кисәтә: Татарстанда бик көчле җил көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе кисәтә: 29 ноябрьдә кичен һәм 30 ноябрьдә көндез һәм төнлә Татарстанда, шулай ук Казан шәһәрендә секундына 10-15 метр, урыны белән – 17-22 метр тизлектә көчле җил көтелә.

30 ноябрьдә – төнге икедән көндезге 6га кадәр бик көчле җил (урыны белән секундына 25 метрга кадәр тизлектә) булырга мөмкин.

Шулай ук яңгыр, юеш кар, кайбер районнарда – буран, томан, юлларда көчле бозлавык фаразлана.


Фикер өстәү